Көмеш кыңгырау

Тынлык оркестры концертында

Урманда ишетү сәләте көчәя.

Шәһәр шау шуыннан томаланган сизгерлегең арта. Ябалак канат какканын да, ботак очларына ялгыш кына койрыгы белән кагылган төлкене дә, сары яфрак астында кыштырдаган тычканны да аерасың. Урман артындагы Камада көч-хәл белән сөйрәлгән баржаларның яшен чамалыйсың хәтта...

Бит алмаларын үпкән суыкка кайнар сулыш өреп, җылы пледка ныграк ураласың... черт-черт янган учак яктысы күз-экранга күчә... Мәңгелек шушы мизгелдә тукталган кебек.

Сибгат Хәким белеп язган: " Башка берни дә кирәкмииии..."

Гөлүсә Закирова.

Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: