***
Әтиемнең малае
Бераз шаянрак.
Әниемнең малае
Бераз наянрак.
Әбиемнең оныгы
Бераз кирерәк.
Бабамның оныгы
Бераз эрерәк.
Абыемның энесе
Начаррак укый.
Сеңлемнең абыйсы
Артыграк йоклый...
Шул бер малай бит инде
Алар барсы да –
Торам менә елмаеп
Сезнең каршыда!
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев