Мин көзләрне сиңа охшатам...
Шигърият

Мин көзләрне сиңа охшатам...

Резеда Зәйниева (Гобәева) шигыре.

Мин бу көзне сиңа охшатам:
Синең кебек кискен, дуамал...
Кыздыра да утлар ягып җанга,
Аннан салкын өреп куана... 

Көзнең күзләрендә - синең төсең:
Аңлар булып багам аларга -
Мин үземне эзлим шул күзләрдән -
Яшьлегемне телим табарга... 

Мин бу көздән сине танып алам -
Табып алам синең төсеңне...
Җилдә очкан яфрак шикелле,
Көзләр саклый тәүге хисемне...

Мин көзләрне сиңа охшатам...

Резеда Зәйниева (Гобәева).

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев