Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Курыкмыйбыз

Роберт Миңнуллин шигыре.

Курыкмыйбыз

Шуабыз иң биек таудан,

Юк, шумыйбыз - очабызф!

Очкан чакта ак карларны,

Ак җилләрне кочабыз!

Без шуганда, бөтерелеп,

Бураннар чыгып кала.

Кайберебез ярты юлда

Көрткә дә чумып кала!

Тауга менгәндә дә менә

Шуып менәсе иде,

Шуып менүнең хикмәтен,

Серен беләсе иде.

Җиңел түгел бит менүе

Шундый текә түбәгә,

Баш әйләнә башлый хәтта,

Карап торсаң түбәнгә.

Төшүе дә җиңел түгел,

Ә шулай да шуабыз.

Куркуны без үзебездән

Еракка ук куабыз!

Таудан төшкәндә ул үзе

Чанадан төшеп кала.

Бик биек шул!

Мондый таудан

Курыкмый төшеп кара!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев