Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Көрәк төш күргән

Рөстәм Мингалим шигырьләре.

КӨРӘК
Карлар көри юлдан,

Көри-көри көрәк:

Сыерга — юл кирәк,

Сарыкка — юл кирәк!

Песигә — юл кирәк,

Кешегә — юл кирәк!
Юлдан карлар көрәп,

Арып беткән көрәк.
Йоклап киткән көрәк,

Башын карга терәп.
Инде ул төш күрә,

Бер төш күрә көрәк:

Йөри
көрәк карны кабат юлга көрәп.

Сарык баткан юлда,

Сырты гына күренә.

Юлда баткан песи —

Борыны гына күренә.

Тездән карга баткан,

Сыер тора мөгрәп...

Начар төш бу, көрәк!

Уян тизрәк!

КЫЗЫК РӘСЕМ
Булган икән бер малай,

Ул еш кына елаган...

Алай ук еш еларга

Сәбәбе дә булмаган,
Ул барыбер елаган.
Аптырагач апасы,

Ул елакның апасы,

Ул малайның апасы —

Кызык рәсем ясаган.
Шул рәсемне Малайга
Күрсәтә генә икән!

Малай туктап елаудан,

Кул чабып көлә икән!

Бот чабып көлә икән!

Баш кашып көлә икән!

Эч кашып көлә икән!
Шундый рәсем миңа кирәк,

Кем ясый белә икән?!
«Галстуклы кәҗә» китабыннан, 1992 ел, Татарстан китап нәшрияты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев