Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Кая языйм?

Сезнең дә әниегез журналист түгелме?

КАЯ ЯЗЫЙМ?
Муеныннан эшкә чумган —

Журналист минем әни.

Журналист малае булу

Кызык түгел әллә ни.
Иртүк эшкә китә дә ул

Соң гына кайтып керә.

Ә мин инде ул чагында

Әллә кайчан төш күрәм.
Ашарга үзем әзерлим,

Кыстатмый гына ашыйм.

Кем ничектер, ә мин үзем

Мөстәкыйльлектә яшим.
Кинога бармаганга да

Булды инде биш былтыр.

Көндәлекне дә карамый,

Аңлыйм — вакыты юктыр.
Кайчак телефон шалтырый

Бу инде минем әни.

Әни сүзе белән мине

Телефон тәрбияли.
«Улым, кибеткә барырсың,

(Телефон эш тә куша.)

Ипи-каймаклар алырсың,

Өйдә бит син төп хуҗа!»

Әллә уйлый инде әни

Миндә тимер йөрәк дип,

Кемгә, кая языйм икән

«Гади әни кирәк!»—дип.
Язсам, көләр идегез,

Әләкче дияр идегез,

Юк, түзәм әле бераз.

Әйткәннәр бит бабайлар:

«Егет булган кешегә

Җитмеш төрле һөнәр аз».
КОНЦЕРТТА
Әби белән икәүләп

Беркөн концертка бардык.

Бер апа җыр җырлады,

Ә әбием елады.
Әбине елатканга

Мин үпкәләп утырдым.

Әби еламасын дип

Сөйләшергә тотындым.
— Комачаулама, бәбкәм,

Нинди моңлы җыр, тыңла

Иленнән киткәннәрнең

Сагынулары бу җырда.

БҮЛӘК
Бүлмә эче ыгы-зыгы —

Безнең өйдә зур бәйрәм,

Әти чәчәк бүләк итте

Әниемә бер бәйләм.
Идәннәрне юды, аннан

Сулар сипте гөлләргә.

Бүгенге көн охшамаган

Бер дә башка көннәргә.
Әни миңа әкият сөйли,

Кулларында бәйләве.

Нигә көн дә булмый икән

Бу әниләр бәйрәме?!
Энекәшемнең бүләге

Һәммәсенә ошады.

Ул сөтен дә эчеп куйды,

Боткасын да ашады.
ӘБИЕМ ДӘ ИШЕТТЕ
Концертта җырларсың дип,

Әйттеләр миңа бүген.

Сәхнәгә чыгып җырлавы

Уен-муен эш түгел.
Әбигә дә әйттем моны,

Эшләр кушмасын дидем.

Әби әйтә:  «Кәнсиртеңне

Улым, тыңласа идем».
Оныгын тыңлыйсы килү—

Бу бер дә гаҗәп түгел.

Тик әби колакка каты

Бусы бер дә шәп түгел.
Нишлим соң, әби дә жәл,

Болай итсәк без әгәр...
Әби аркамнан сөйгәндә

Колакларым кызышты.

Әбием дә ишетсен дип,

Микрофон нык тырышты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев