Көмеш кыңгырау

Иң зур кеше

Рөстәм Гали улы Мингалим (1937-2014) — татар шагыйре, драматург, Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2005). Әдип 1937 елның 15 августында Самара өлкәсенең Камышлы районындагы (хәзерге Келәүле районы) Йолдыз авылында туган.

Күпне белгән кеше —

Ул зур кеше була...

Күптән-күптән белгән —

Бик зур кеше була.

Бик зур кешегә дә

Тиң зур кеше була.

Әти-әнидән дә

Зуррак кеше

булмый: Шуны белгән кеше —

Иң зур кеше була!


ХАТАЛЫ ШИГЫРЬ

(Мәсьәлә)

Яуды, яуды,

яугыр яуды —

Атна буе коеп торды.

Бу яугырлы көннәр мине

Бик туйдырды, боектырды.

Яумагырлы көннәр килсә,

Мин балыкка йөрер идем.

...Бу шигырьдә ничә хата?

Үзем әйтеп бирер идем —

Белмим шул.

Ә

кем

белә?


САМОЛЕТ

Кызу барган уңайга,

Очып китте трамвай,

Оча-оча трамвай...

Әй,

трамвай дип инде

Ялгыш кына әйтелде!

Оча-оча самолет,

оча безнең самолет!

Оча-оча биектә —

Кинәт туктадык күктә.

Күктә түгел икәнбез,

Җиргә төшеп җиткәнбез.


БӘЛӘКӘЙ КӨЙМӘ

Көймә үскәч пароход буламы?

Бала соравы

Чишмә агып —

Елга булган.

Елга туктап —

Күл булган.

Көймә китә

Күл буйлап.

Без калабыз кул болгап:

— Сау бул, сау бул, әй, көймә!

Сау бул, бәләкәй көймә!

Йөзә-йөзә үс кенә,

Үсә-үсә йөз генә...

Үсеп зур пароход бул да

Утыртырсың безне дә.


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: