Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блогеры

Сабитовлар гаиләсе

Сабитовлар гаиләсе

Актаныш районы Киров авылыннан Венера һәм Алмас Сабитовлар, үзләренең өч балалары үсеп таралышканнан соң, тагын ун баланы тәрбиягә алганнар! 

Унысы ун тарафтан булган ятимне бердәй яратып тәрбиялиләр алар. Балаларын мәрхәмәтле, игелекле булырга, олыларга хөрмәт белән карарга, табигатьне яратырга, язмышка үпкәләмичә, кызык мавыгулар табып яшәргә өйрәтәләр. Аларның ишек аллары да аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән.

Ниләр генә эшләмиләр алар! Походларга йөриләр, маҗаралы фильмнар төшерәләр, бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулыйлар, китаплар укыйлар, шигырьләр язалар...