Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Хәзинә «агентлары» (37нче сан)

Беренче биттә – «Татарстан хәзинәләре» шәһәр программасының төп алып баручылары.

Башладык. Каршыгыздагы бу «текә» алып баручылар – Азилә Сираҗиева һәм Камил Камаев.  Аларга, беләсегез килсә, «Татарстан хәзинәләре»н тапшырганнар. Ничек инде дисезме?! Чаллыда инде күп еллар дәвамында «Татарстан хәзинәләре» дигән шәһәр программасы эшләп килә. Әлеге чарада Чаллыдагы төрле мәктәпләрдән командалар катнаша. Алар ел буе төрле ярышларда, бәйгеләрдә көч сынаша. Азилә белән Камил шушы программаның төп алып баручылары.

Күптән түгел шәһәр балалар иҗат үзәгендә «Татарстан хәзинәләре»нең быелгы ачылу тантанасы узды. Без дә анда булдык, әлбәттә. «Шаян тигәнәкләр»не, «Арысланнар»ны, «Чәчәкләр»не һәм тагын бик күпләрне күрдек.

Хәзинә «агентлары»

Зал мәктәп укучылары белән тулы иде. «Татарстан хәзинәләре» чараларында 5-6нчы сыйныф укучылары катнаша. Һәр командада җидешәр укучы була. Ачылу тантанасында алар үзләре белән таныштырып үттеләр, девизларын да әйтеп күрсәттеләр.

Программа ел буена сузыла. 5нче сыйныфлар өчен алдагы этап октябрь аенда узачак. Ул «Теле барның – иле бар!» дип аталачк. Ә 6нчы сыйныфларныкы «Туган йортым –Татарстан!» дигән исем астында узачак. Бу этапта командалар визиткалары белән чыгыш ясаячаклар. Шулай ук программа кысаларында «Күңелле кино», «Милли киемнәр», «Мин – репортёр!», «Әкияттә кунакта» дигән бәйгеләр дә планлаштырылган. Исемнәреннән күренгәнчә, алар бик кызыклы булырга охшаган.

Ачылу тантанасында безгә бигрәк тә 52нче мәктәп командасы ошады. Исемнәре дә кызык бит – «Шаян тигәнәкләр». Шулай ук 2нче гимназиядән килгән «Татарстан энҗеләре» командасы белән дә якыннан танышып алдык. Команданың командиры Камилә Гыйбадуллина. Ул 5В сыйныфында белем ала:

– Без мәктәптә татар телендә генә белем алабыз. Командабызга җитез һәм акыллы кызлар гына җыелган. Без быел бу конкурста әле берече тапкыр гына катнашабыз. Монда катнашып без Татарстаныбыз турында белемнәребезне арттырырбыз дип уйлыйм. Уңышлар безгә! – дип сөйләде ул.

Соңрак без ачылу тантанасының алып баручылары Азилә һәм Камил белән дә сөйләшеп алдык.

Азилә Сираҗиева һәм Камил Камаев:

– Без «Адымнар» гимназиясендә белем алабыз. Узган ел да «Татарстан хәзинәләре»нең алып баручылары идек. Менә быел да шундый бәхет елмайды. Үзебез дә шушы бәйгеләрдә актив катнашабыз, чөнки без дә гимназиябез командасында. Ул «Татарстан варислары» дип атала.

– Монда сезгә иң ошаганы нәрсә?

Камил: – Миңа бигрәк та театраль этап ошый. Анда бирелгән бер темага сәхнәләштерелгән чыгышлар ясарга кирәк.

Азилә: – Монда без башка командалар белән дә танышабыз, дусларыбыз күбәя.

– Алып баручы булуы ошыймы соң?

Азилә: Ошый. Без инде бер-беребезгә дә күнегеп беттек. Сәхнәдә каушамаска өйрәндек инде.

– Укудан тыш, нинди түгәрәкләргә йөрисез?

Камил: – Мин биатлонга йөрим. Җурналистика белән дә кызыксынам. Безнең гимназиядәге журналистика түгәрәгенә йөрим.

Азилә: – Мин дә җурналистика түгәрәгенә йөрим. Без анда төрле иҗади бәйгеләрдә дә катнашабыз.

Шулай итеп, «Татарстан хәзинәләре» башланып китте. Командаларга уңышлар теләп калабыз.

Ай Кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев