Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Танго, квик, ча-ча-ча... Кайсын биеп күрсәтик?

«Көмеш кыңгырау»ның 44нче саны.

Спорт биюләрендә катнашкан балаларга кызыгып карыйм. Алар бит ут кебек. Ул күлмәкләре, прическалары... Һәрбер хәрәкәтләре күз явын алырлык. Бүгенге геройларыбыз да бию спорты белән шөгыльләнә. Диләрә Миннебаева һәм Кирилл Сергеев Казан Кремле кубогы дигән зур турнирда катнашканнар. Һәм супер нәтиҗәгә ирешкәннәр. 
Диләрә белән бераз әңгәмә корып алдык әле. 

— Сәлам, Диләрә, Котлыйм сезне! Афәрин. Кремель кубогы турнирындагы нәтиҗәләрегез турында сөйләп кит әле.
— Сәламнәр. Бу бик зур турнир. Ул ике көн барды. Беренче көнне без 32 бию биеп беренче урынга чыктык. 
— 32? Нинди? Шаккатмалы.
— Бу сигез төрле бию — вальс, Вена вальсы, танго, квик, самба, ча-ча-ча, румба, джайв. Башта чирек финал булды, аннан ярым финалга чыктык, аннан финал. Нәтиҗәдә барлыгы 32 бию җыелды. 
— Дөресен әйткәндә, бу биюләрнең яртысы гына таныш миңа! Булдыргансыз. Беренче урын бик-бик шәп нәтиҗә бит ул, котлыйм!
— Рәхмәт. Ә икенче көнне стандарт категория буенча квалификация ярышларында 7-11 яшьлекләр арасында икенче урынны алдык. Бу көнне без дүрт бию биедек. Ярышта барлыгы 29 пар булды.
— Спорт биюләренә ничә яшьтән йөрисең?
— Дүрт яшьтән. Ә Сергей белән бер парда инде менә 5 ел биибез. 
— Ә кайда шөгыльләнәсез?
— Trivela дип аталган клубта. Безнең тренерларыбыз — Маргарита Чумутина һәм Рафаэль Әюпов.
— Атнага ничә тапкыр шөгыльләнәсез?
— Һәр көнне. Якшәмбе генә ял итәбез. Мин мәктәптән кайтам да, өй эшләрен эшлим, анан биюгә йөгерәм. Буш вакытым аз. 
— Шул аз гына буш вакытыңда нишлисең?
— Рәсем ясарга яратам. Инглиз телендә укыйм. Соңгы вакытта «Гарри Поттер» белән җенләндем әле. Дусларым белән вакыт үткәрәм. Велосипедта йөрим. 
— Кирилл белән биюдән тыш та дуслармы сез?
— Дус. Без төрле бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә очрашабыз. 
— Сезнең фотоларга карап прическагызга, стилегезгә сокланам. 
— Бу прическаларны безгә стилистлар ясый. Конкурс алдыннан без аларга язылып куябыз. Ә ниндине ясарга икәнен тренерлар киңәш итә. 
— Бик кызык, алга таба нинди ярышларга әзерләнәчәксез?
— Гыйнвар аенда без Татарстан чемпионатында катнашачакбыз. Аннары Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге булачак. Ә аннан соң Россия чемпионаты көтәчәк безне. Гыйнвар аенда без бүтән категориягә күчәчәкбез, шуңа әзерләнергә кирәк. 
— Уңышлар! Әйдә мәктәп турында да сөйләшеп алыйк әле. Син кайсы мәктәптә укыйсың, яраткан дәресләрең бармы?
— Мин Чаллыдагы 77нче гимназиядә 3нче сыйныфта укыйм. Бөтен дәресләр дә ошый бугай инде. Минем барысыннан да 5ле билгеләре генә чыга.
— Тагын бер тапкыр афәрин!
— Киләчәктә кем булырга телисең, Диләрә!
— Бию буенча тренер. 

Әңгәмәдәш - Ай Кызы.

блиц-сораштыру:

– Телефонмы, телевизормы?

– Телефон.

– Кышмы, җәйме? 

– Җәй.

– Вальсмы, румбамы?

– Румба.

– Песиме, этме?

– Песи.

– Яңгырмы, кармы?

– Кар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев