Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Талантлылар планетасы»ннан

Чал­лы шә­һә­ре­нең 31нче бис­тә­сен­дә ур­наш­кан 50нче мәк­тәп­тә та­лант­лы ба­ла­лар бик күп.

Кем­дер ос­та итеп ши­гырь сөй­ли, кем­дер бии, кем­дер җыр­лый. Һәр ел­ны мәк­тә­бе­без­дә «Та­лант­лар кө­рә­ше» ди­гән бәй­ге уза.

Та­һир Мө­хәм­мә­ди­ев та мәк­тә­бе­без йол­ды­зы. Ул 2А сый­ны­фын­да укый. Шу­лай ук 13нче та­тар му­зы­ка-сән­гать мәк­тә­бен­дә дә бе­лем ала. Та­һир бик ма­тур җыр­лый. Ул шә­һәр­кү­ләм, рес­пуб­ли­ка, ре­ги­о­на­ра, бө­тен­рос­сия кү­лә­мен­дә уз­ды­рыл­ган бәй­ге­ләр­нең ак­тив кат­на­шу­чы­сы. «Ту­ган як моң­на­ры», «Моң чиш­мә­се», «Чал­лы дус­ла­рын җы­я», «Та­лант­лы­лар пла­не­та­сы» бәй­ге­лә­рен­дә кат­на­шып, ях­шы нә­ти­җә­ләр­гә иреш­те.

Әле күп­тән тү­гел ге­нә үт­кә­рел­гән «Чул­ман тур­га­е» бәй­ге­сен­дә 1нче дә­рә­җә­дә­ге лау­ре­ат исе­ме­нә ла­ек бул­ды. 26нчы но­ябрь көн­не Та­һир «ША­ЯН ТВ» ка­на­лын­да­гы «Му­зы­каль тә­нә­фес» тап­шы­ру­ын­да ку­нак­та бу­лып кайт­ты. Ан­да та­тар­ча җыр баш­кар­ды.

Ме­нә шун­дый ак­тив һәм бик тә сә­ләт­ле без­нең Та­һир. Без аңа уңыш­лар те­ләп ка­ла­быз!

Гө­лия Бик­ти­ме­ро­ва, Яр Чал­лы шә­һә­ре, 50нче мәк­тәп­нең та­тар те­ле һәм әдә­би­я­ты укы­ту­чы­сы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    шундый чибәр, талантлы малай! горурланабыз, бәхет ­ ­һәм яңа уңышлар телибез!