Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Шәүкәт Галиев. Премия. Бишенче тапкыр.

Безнең бер матур традициябез бар: һәр елны шушы матур яз айларында иң актив хәбәрчеләребез хөрмәтенә бәйрәм оештырабыз.

Безнең бер матур традициябез бар: һәр елны шушы матур яз айларында иң актив хәбәрчеләребез хөрмәтенә бәйрәм оештырабыз. Хәбәрчеләребезнең асылларына һәм газета белән бик актив хезмәттәшлек иткән өлкән язучыга Шәүкәт Галиев исемендәге премия тапшырабыз. «Көмеш кыңгырау» газетасының Татарстан Язучылар берлеге белән уртак проекты булган Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия быел бишенче тапкыр тапшырылды. Беренче юбилее! 

Чарабыз гөрләп узды. Чаллыдагы 2нче татар гимназиясенә Татарстанның төрле почмакларыннан хәбәрчеләребез җыелды. Премия тапшыру тантанасының инде икенче ел рәттән бу гимназиядә узуы юкка гына түгел. Узган ел шушы уку йортында укучы Таңсылу Ганиева премиягә лаек булган иде. Быел бу гимназиядән Айзат Гайнетдинов премия иясе. Айзатны сез шәп хикәяләреннән, мәкаләләреннән яхшы беләсез. 

Бәйрәмдә Айзат фикерләре белән бүлеште:
— Сәхнәдә аһәңле итеп җырлыйлар, матур итеп бииләр. Дәрәҗәле кешеләр безгә үгет-нәсыйхәт бирәләр, теләкләр телиләр. Кыскасы, вакытны файдалы үткәрәбез.

Ә минем җаным сусаган, нәрсәнедер көтеп тора иде. Уч төбе белән бармакларым салкын тиргә батты. Нәрсәдән дулкынланганымны үзем дә белмим. Физикадан икеле алганыма борчылып утырганда, кинәт минем исемем яңгырады. «Айзат Гайнетдиновны сәхнәгә чакырабыз», — дигәч, йөрәгемдә бәхет кошы тыпырчына башлады. Мин җәһәт кенә үз урынымнан сикереп тордым. Әйтерсең лә, акчарлак шикелле, канатларымны киң җәеп, сәхнә түренә очып киттем. 

Шуннан соң күңелем эреде. Шәүкәт Галиев исемендәге премия лауреаты булдым! Күңелем бик шат! 

Чираттагы лауреатыбыз — инде бик күптәннән «Көмеш кыңгырау» укучыларын шигырьләре, язмалары белән сөендереп торучы Камилә Әхмәдиева. Ул Балык Бистәсе районы Күгәрчен мәктәбеннән. Быел Камилә 11нче сыйныфны тәмамлый, ә без аны кызчык вакытыннан беләбез. Камилә, алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз сиңа! Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып, теләгән уку йортына керергә язсын.

Шәүкәт Галиев премиясе һәр елны дүрт хәбәрчебезгә бирелә. Өченче лауреатыбыз — Саба районы Эзмә мәктәбе укучысы Азалия Мифтахова. Аның актуаль әңгәмәләре безгә бик ошады. Нинди генә язмага алынса да, җиренә җиткереп башкара. Чарага ул үзе килә алмады. Актив хәбәрчебез укуда да алдынгы. Бу көнне ул татар теле буенча Халыкара олимпиадада иде. 

— Кызганыч, әлеге тантанага килә алмадым. Шундый матур, күңелле уза икән ул. «Көмеш Кыңгырау»га узган елны гына кушылсам да, минем өчен икенче гаиләгә әверелде. Ризидә апа Гасыймова баш мөхәррир вакытта кушылдым мин. Шундый җылы, якын кабул итеп алганнары әле дә исемдә. Айсылу апа да, Ризидә апа да бик ягымлы, һәрчак булышырга әзер торалар. Иҗатымны шулай югары бәяләгәнгә, чиксез рәхмәтлемен сезгә! Әле тагын күп еллар бергә хезмәттәшлек итәрбез, дип ышанам, — дип язып җибәрде Азалия.

Инде алга таба дүртенче лауреатыбызны да атап үтик — Арча районы Кәче мәктәбе укучысы Зәринә Гыйльметдинова. «Көмеш кыңгырау» белән бик тиз уртак тел тапты ул. 

— Ур-ра, мин бүгеннән Шәүкәт Галиев исемендәге премия иясе. Онытылмаслык мизгелләр булды бу. Минем өчен бик зур уңыш һәм тәҗрибә. Барыгызга да зурдан-зур уңышлар теләп калам! Тагын шулай итеп очрашырга язсын, яшь язучылар! — дип язган Зәринә үзенең статусына. 

Ә премиягә лаек өлкән язучыбыз итеп быел Флера Мәрданованы сайладык. Соңгы елларда без аның белән бик актив хезмәттәшлек иттек. Аның ярдәме белән әкият язу буенча бәйге дә уздырган идек. 

Газетабызның даими хәбәрчеләре дүрт кенә түгел, әлбәттә, алар бик күп. Шуңа күрә аеруча лаеклыларын без бу бәйрәмдә бүләкләп үттек. 

«Ачыш» номинациясен быел гына керттек. Әле күптән түгел кушылган яңа авторларыбызны барладык. Чаллыдагы 54нче гимназия укучысы Рәинә Гыйззәтуллина, Мамадыш районы Катмыш мәктәбеннән Сөмбелә Шәрифуллина, Минзәлә шәһәренең 1нче урта мәктәбеннән Тимур Вәҗетдинов, Саба районы Килдебәк урта мәктәбеннән Лиана Тимергалиева, Актаныш районы Теләкәй мәктәбеннән Зәлия Миргалимова, Чаллы шәһәренең 3нче мәктәбеннән Айсылу Шакирҗанова һәм Арча районы Шушмабаш мәктәбе укучысы Иркә Сәмигуллина «Ачыш» номинациясе җиңүчеләре булдылар. 

Чарада шулай ук «Даими хәбәрче», «Яшь журналист», «Яшь шагыйрь», «Интернет-хәбәрче» дигән номинацияләр буенча да дипломнар тапшырдык.

Бәйрәмдәге концерт номерларына аерым тукталып үтәсе килә. Артистларыбыз «кыздырды» быел. Алар барысы да 2нче гимназия укучылары. Һәр чыгыш — бер тамаша. Әйтик, «Үрмәкүч» биюе. Исеменнән үк кызык, шулай бит? «Тылсым» театр студисе куйган күренеш тә бик мәгънәле иде. Кечкенә җырчыбыз Риана Шәйхетдинова да тамашачыны әсир итте.

Гимназиядә инструменталь ансамбльләр дә бар. ВИА «Мизаж», ВИА «Gymnasium» төркемнәре башкаруында бик шәп җырлар тыңладык. 2нче гимназия директоры Лиза Нәбиуллина һәм директор урынбасары Энҗе Нурисламовага чараны оештыру эшләрендә булышканнары өчен рәхмәтебезне белдерәбез. 

Тантана мәртәбәле кунакларсыз булмый инде. Аларның берсе — «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайты, «Атна вакыйгалары» газетасы баш редакторы, танылган журналист Рәмис Латыйпов. Ул «Көмеш кыңгырау» белән актив хезмәттәшлек иткән өчен, укучыларга «Татмедиа» агентлыгы дипломнарын һәм бүләкләрен тапшырды. 

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Габдулла Тукай исемендәге премия иясе, язучы, шагыйрь Факил Сафин, «Шәһри Чаллы» газетасы баш мөхәррире Резеда Юсупова, «Мәйдан» журналы баш мөхәррире Резеда Гасыймова, танылган шагыйрә, язучы Лилия Гыйбадуллина да, балаларны котлап, диплом һәм бүләкләр тапшырдылар. 

Спонсорларыбызга зур рәхмәт. Шәүкәт Галиев премиясен елдан ел Рамил Идиятуллин финанслый. Премияне тапшырырга аның тормыш иптәше Римма ханым килгән иде. Тагын бер даими спонсорыбыз — Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге китапханәсе баш китапханәчесе, «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина. Ул «Даими хәбәрче» номинациясе җиңүчеләрен котлады. 

Шулай ук финанс ярдәме өчен «Татмедиа» агентлыгына да зур рәхмәт.

Ә менә бер спонсорыбыз үзенең исемен әйтмәскә кушты. Сер булып калсын, диде. 
Шундый олы җанлы, татарның талантлы балаларына, иҗат сөюче укучыларга стимул биргән кешеләребезгә мең рәхмәт.

Һәм, әлбәттә, иң зур рәхмәтебез сезгә, укучылар. Сез — безнең «көмеш» бөртекләребез, иҗади шәхесләр. Алга таба да уңышлар теләп калабыз, иҗади үсештә булыгыз!

Ай Кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев