Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Салават — хәзрәт, Әминә табиб булырга хыяллана

«Көмеш кыңгырау»ның 6нчы саны.

Гаилә ул — үзенә күрә бер дәүләт. Әти-әни гаиләнең тоткасы булса, балалар аның көзгесе. Һәм һәр гаиләнең үзенә генә хас традицияләре, шөгыльләре, омтылышлары була. Бу язмада сүзебез Хәйретдиновлар гаиләсе турында булыр.

Салават белән Әминә — Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновларның күз каралары. Җырлы гаилә, татар эстрадасы йолдызларының балалары ниләр белән кызыксына икән? Салават белән Әминәнең шөгыльләре турындагы әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәбез. 

— Әминә, үзең белән таныштыр әле. Ничәнче мәктәптә, ничәнче сыйныфта укыйсың? 
– Мин Казан шәһәренең 18нче гимназиясендә 5нче сыйныфта белем алам. Мәктәптә гел «5»ле билгеләренә генә укыйм, Аллаhка шөкер. Әтием, әнием һәм яраткан энем бар. 

— Исемең чын татарча, матур яңгырый. 
— Әминә исемен әтием сайлаган. Ышанычлы, тугрылыклы, куркусыз, тыныч дигәнне аңлата. Пәйгамбәребезнең әнисе хөрмәтенә кушканнар. 

— Белүемчә, син бик теләп инглиз телен өйрәнәсең. Аның белән кызыксынуың ничек килеп чыкты? 
— Әти-әнием мине 7 яшемдә инглиз теле түгәрәгенә бирде. Шул көннән башлап, бу шөгылемә тугры мин, бик яратып йөрим. Группада 7 бала шөгыльләнәбез. Инглиз теле түгәрәгендә дә, мәктәптә дә мин бу фәннән алдынгылар рәтендә. 

— Шулай ук социаль челтәрләрдә догалар укуыңны да күргәнем бар. Дингә тартылуың турында да сөйлә әле. 
— Узган җәйдә бер ай энем Салават белән мөселман лагерына йөрдек. Күп кенә догаларны шунда өйрәндем. Бүгенге көндә аш догаларын, Ясин (Йәсин) сүрәсен бик яратып укыйм. Намазның бишесен дә укырга өлгермәсәм дә, җитешкәннәрен укырга тырышам. 

— Бу өлкәдә үрнәк алырдай кешеләрең бар, димәк? 
— Бар. Алар — әти-әнием, гаиләм. Без гаиләбез белән бергәләп догалар, намазлар укыйбыз. Шулай ук авылда әби-бабам да бик олы үрнәк. Энем белән каникулларны алар белән бергә үткәрәбез. 

— Авылны бик яратсаң да, сәяхәткә кайсы илгә барыр идең? 
— Дубайга. Без гаиләбез белән шунда ял итәргә яратабыз. 

— Киләчәктә кем булырга телисең? 
— Табиб булырга хыялланам. Авыр вакытта кешеләргә ярдәм итәсем килә. 


Салават 2нче сыйныфта белем ала. Бүгенге көндә бик теләп дин белән кызыксына, күп догалар белә, намаз укый. 

— Синең исемең тирән мәгънәгә ия. Шуңа күрә «исемең матур, кемнәр кушкан», дип сорыйсы килә. Аның турында үзеңнең дә кызыксынганың бармы? 
— Исемемне әтием кушкан. Салават — ул пәйгамбәребезне мактау, олылау дигәнне аңлата, шулай ук догалар кылучы дигән мәгънәсе дә бар. Шуңа күрә әти миңа hәрвакыт синең исемеңне әйткән саен кешеләр савап эшлиләр, ди. 

— Син бик күп догалар беләсең, намаз укыйсың. Алар белән кайчан кызыксына башладың? 
— Өч яшем тулгач, әти мине үзе белән мәдрәсәгә йөртә башлады. Дин белән кызыксынуым да шул вакытларда уянды. Бүгенге көндә инглиз теле түгәрәгенә, футбол һәм шахматка йөрим. 

— Сез гаиләдә барыгыз да дингә зур игьтибар бирәсез. Алга таба сине түбәтәйле малай образында күреп булырмы икән? 
— Әйе, Аллаh боерса, мине түбәтәйле егет булып күрергә насыйп булсын иде дип телим үзем дә. Үрнәк алырдай кешеләрем — әтием бар. Минем дә аның кебек буласым килә. 

— Бу дөньяда синең өчен иң кадерле, кыйммәтле өч әйбер ул нәрсә? 
— Иң беренче ул, әлбәттә, Аллаhы Тәгалә, аннары минем якыннарым һәм сәламәтлек. 

— Киләчәктә кем булырга хыялланасың? 
— Мин дини белем алып, хәзрәт булырга һәм Аллаhы Тәгаләгә якын булырга хыялланам.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев