Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Саксофончы сәхнәдә елмая алмый

Беренче биттә - 84нче лицейның 6нчы сыйныф укучысы, оста саксофончы Самир Исәнгулов.

Ниһаять, укучыларыбызның сагынып-зарыгып көткән каникуллары җитте. Озын чирекне тәмамлап, кем кая юл алды. Хәбәрчеләребез арасында авылга кайтучылар, вакытларын шәһәрдә төрле кызыклы шөгыльләр белән уздыручылар да бар. Иҗади кеше өчен ял итү ничек була икән ул? Бу сорауны без 84нче лицейның 6нчы сыйныф укучысы, оста саксофончы Самир Исәнгуловка бирдек.

– Мин каникулларымны Мөслим районында уздырырга җыенам. Менә үзем белән якын дустым – саксофонымны да алырмын дип торам. Сәнгать мәктәбеннән бирелгән өй эшләрем дә күп, аннары көн саен уйнап ияләшкән инде мин.

– Шактый үзенчәлекле инструмент сайлагансың. Саксофон белән кызыксына башлавың ничек килеп чыкты?

– Иң беренче тапкыр телевизордан саксофонда уйнаучыны күреп алдым. Һәм үземнең дә уйнап карарга теләгем туды. Шулай итеп, музыка мәктәбенә йөреп киттем. Башта флейтада уйнарга өйрәндем, 7 яшьтә саксофонда уйный башладым.

– Ә син кайсы сәнгать мәктәбендә укыйсың?

– Мин инде алтынчы ел Чаллының 13нче балалар сәнгать мәктәбенә йөрим. Анда безне төрле уен коралларында бик күп матур көйләр уйнарга өйрәтәләр. 4нче сыйныфтан кашыкларда уйный башладым, 5нче сыйныфка хәтле хорда җырладым, фортепиано белән шөгыльләндем. Һәм инде саксофонда уйнарга өйрәндем.

– Бу уен коралын үзләштерү авыр булдымы?

– Беренче сыйныфларда авыррак булды. Чөнки шөгыльләнә башлаган вакытларда, саксофоннан чыккан һава басымы иягемне, авыз тирәләрен авырттыра иде. Аңа өрү авыр түгел, техникасын гына белергә кирәк. Шулай да, беренче тапкыр өреп караганда, сәер булып китте. Баштарак һава да җитмәде инде. Анысы вакыт үтү белән җайланды. 

– Син һәр көнне үпкәңне күнектерәсең. Озак вакыт суламыйча тору – синең өчен зур проблема түгелдер?

– Көн дә шөгыльләнү – сәламәтлек өчен файдалы. Саксофонда яки башка тынлы инструментта уйнаганда, үпкәләр киңәя, аны үзең дә тоясың. Минемчә, саксофонда уйнаган кеше беркайчан да начар гадәтләргә ияләшмәячәк, тәмәке тартмаячак. 

– Конкурсларда катнашканың бармы?

– Сирәк катнашам. Дөресен генә әйткәндә, берүзем сәхнәгә чыксам, каушыйм. Хорга йөргәндә, бөтен кеше бергә чыгыш ясый идек, бергә чыккач, каушамыйсың. Хәзер кашыкчылар ансамбленә  йөрим, шулай ук конкурсларда катнашабыз.

– Саксофон белән кызыксынучыларга киңәшеңне бир әле. Бу уен коралының үзенчәлеге нидә?

– Син сәхнәдә башкалар кебек елмаеп тора алмыйсың. Димәк, тамашачы күңелен талантың белән генә яуларга туры килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев