Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Ра­ли­на Иб­ра­е­ва: «Ту­ган тел»­не ту­ган­нан бир­ле бе­ләм!

«Ту­ган тел» җы­рын бел­мә­гән ке­ше бар­мы дөнь­я­да? Гимн дип әй­тер­лек бит ул – без­нең аны күп тап­кыр­лар ишет­кән һәм үзе­без дә җыр­ла­ган бар. Әм­ма Ка­зан кы­зы Ра­ли­на Иб­ра­е­ва баш­ка­ру­ын­да ул бө­тен­ләй баш­ка­ча – та­гын да­ма­тур­рак, моң­лы­рак яң­гы­ра­ды.

Ка­захс­тан­ның без­дә­ге «Го­лос. Де­ти»­га ох­ша­ган  «Qazaqstan Дау­сы. Ба­ла­лар» шоу-про­ек­тын­да баш­кар­ды ул «Ту­ган тел»­не. Һәм жю­ри әгъ­за­ла­рын – дә­рә­җә­ле сән­гать эш­лек­ле­лә­рен шак­кат­ты­рып (ос­таз­лар бө­те­не­се дә бо­рыл­ды!), ки­лә­се тур­га уз­ды. Кыз бе­рен­че бо­рыл­ган җыр­чы­ны – Ninety One төр­ке­ме со­лис­ты Алем­ны сай­ла­ды.

Ра­ли­на­га 11 яшь. Ул баш­ка­ла­ның «Ун­бер» ли­це­ен­да, 5нче сый­ныф­та укый. 5 яшен­нән во­кал бе­лән шө­гыль­лә­нә. Пе­да­го­гы – Аль­би­на Ка­зый­ха­но­ва. Бу аның мон­дый зур про­ект­та бе­рен­че ге­нә кат­на­шуы тү­гел – «Го­лос. Де­ти» про­ек­тын­да Егор Крид ко­ман­да­сын­да уңыш­лы чы­гыш яса­га­ны да, «Детс­кая Но­вая вол­на» про­ек­ты­ның ярым­фи­на­лы­на чык­ка­ны да бул­ган.

Ка­зах­ча да аң­лыйм икән!

Ә Ка­захс­тан­да­гы «Qazaqstan Дау­сы. Ба­ла­лар» про­ек­ты­на Ра­ли­на ни­чек ки­леп эләк­кән соң? Уз­ган ел Мәс­кәү­гә «Го­лос. Де­ти»­га бар­гач, Ка­захс­тан­нан кил­гән ма­лай­лар-кыз­лар сөй­лә­гән алар­га әле­ге про­ект ту­рын­да. Һәм бы­ел­гы кас­тинг игъ­лан ител­гәч, Ра­ли­на­ның кат­на­шып ка­рый­сы кил­гән. Нәр­сә кы­зык – Ра­ли­на­га та­тар­ча җыр­лар­га оеш­ты­ру­чы­лар үз­лә­ре тәкъ­дим ит­кән­нәр. Нин­ди җыр сай­лар­га ди­гән со­рау исә ту­ып та тор­ма­ган – Ра­ли­на шун­дук «Ту­ган тел»­не сай­ла­ган.

– Мо­ңа ка­дәр «Ту­ган тел»­не җыр­ла­га­ның бар иде­ме соң? – дип со­рый­быз Ра­ли­на­дан.

– Әл­бәт­тә, – дип җа­вап би­рә кыз. – Мин аны ту­ган­нан бир­ле бе­ләм бу­гай. Ай­гөл Хәй­ри, Ма­рат Га­ли­мов­лар бе­лән Ту­ган тел бәй­рә­мен­дә опе­ра һәм ба­лет те­ат­рын­да җыр­ла­ган идек.

– Ә ка­зах те­ле­нең та­тар­ча­га бик якын бу­луы си­ңа ни­чек тәэ­сир ит­те? Го­му­мән, Ка­захс­тан ту­рын­да тәэ­сир­лә­рең нин­ди?

– Ка­захс­тан бик ку­нак­чыл ил. Без­нең мон­да ту­ган­нар да бар, дус­лар да күп.  Мон­да кил­гәч тә, күп дус­лар тап­тым ин­де мин. Тел­ләр дә ох­шаш. Мин күп сүз­не аң­лыйм.

– Та­тар те­ле ки­рәк бул­ды, дип уй­ла­дың­мы?

–  Ки­рәк­ле­ге­нә шик­лән­гән дә юк. Әби бе­лән ба­бай гел та­тар­ча сөй­лә­шә­ләр бит ми­нем бе­лән. Ан­на­ры мәк­тәп­тә дә та­тар те­ле дә­рес­лә­ре бар.

Дә­рес, ди­гән­нән

– Дә­рес­ләр­не күп кал­ды­рыр­га ту­ры кил­сә дә, әй­бәт укый Ра­ли­на, – дип сөй­ли сый­ныф җи­тәк­че­се Эль­ви­ра Хә­би­бул­ли­на. – Би­о­ло­гия, та­рих, рә­сем дә­рес­лә­рен бик яра­та. Һәр­ва­кыт шат кү­ңел­ле ул, дус­ла­ры­на яр­дәм итәр­гә әзер. Без дә, сый­ны­фы­быз бе­лән, аның хә­лен бе­ле­шеп то­ра­быз, һәм, һич­шик­сез, җи­ңәр дип ыша­на­быз.

Ра­ли­на­ның дә­рес­лә­ре бү­ген Ас­та­на шә­һә­рен­дә уза һәм ре­пе­ти­ци­я­ләр­дән, ос­таз­лар бе­лән оч­ра­шу­лар­дан, те­ле­ви­де­ни­е­га тө­шү­ләр­дән то­ра. Кыс­ка­сы, көн­нең ни­чек уз­га­ны си­зел­ми дә. Әм­ма... әм­ма Ка­зан ба­ры­бер са­гын­ды­ра, ди кыз.

Про­ект­ның чи­рат­та­гы баттл­ла­ры эфир­га июнь ба­шын­да чы­га­чак.

Ри­зи­дә Рәх­мә­тул­ли­на.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев