Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Озын тәнәфес»тә мин үземнең лидер булуымны аңладым!

«Көмеш кыңгырау» газетасының 46нчы саны белән танышабыз.

Мин «Озын тәнәфес» Бөтенроссия бәйгесендә катнашып, җиңү яулап кайттым. Бик зур сөенеч булды ул минем өчен!

«Озын тәнәфес» – «Россия – мөмкинлекләр иле» дип аталган Президент платформасы проектларының берсе ул. Конкурс 28 март көнне башланды һәм быел әле беренче генә мәртәбә үтте. Бәйгедә 9-10нчы һәм 11нче сыйныфлар катнашты.

Барлыгы 9 юнәлеш тәкъдим ителде анда. Темалар бар да кызыклы иде:  «Иҗат ит», «Табигатьне сакла», «Дөньяны үзгәрт», «Игелек  кыл», «Сәламәт бул», «Киләчәкне төзе»...  Ә мин журналистика белән бәйле юнәлеш сайладым – «Иң мөһиме  турында сөйлә». Конкурсның 6 сынавы да  шушы үзебез сайлап алган юнәлеш кысаларында үтте.

Беренче этапларда без шәхес тибын билгеләү буенча психологик тестлар уздык. «Команда ярышы» этабында проект-практик бурычлар алдык. Миңа тематик календарьның протатибын ясарга кирәк иде. Бәйрәм көннәре күрсәтелгән календарьның текстларын да (журналист буларак), дизайнын да әзерләдем. 

Аннары инде бәйгенең «Зур уен» дип аталган икенче өлеше башланды. Ярымфинал! Анда 5 меңнән артык кеше катнашырга тиеш иде.

«Озын тәнәфес»тә мин үземнең лидер булуымны аңладым!

Ярымфинал офлайн форматта, барлыгы 8 федераль округта узды. Идел буе федераль округында яшәүчеләр өчен бәйге Түбән Новгород шәһәрендә оештырылды. Анда без командаларга бүленеп көч сынаштык. Безнең алда билгеле бер тема сайлап алып, проект ясау һәм аны экспертлар алдында яклау бурычы торды. Финалга эксперлардан яхшы бәяләр алган финалчылар (1200 катнашучы) узды.«Озын тәнәфес» конкурсының финалы исә данлыклы «Артек» лагеренда оештырылды. Бирегә бөтен Россиядән егетләр, кызлар җыелган иде. Биредә дә командаларга бүленеп көч сынаштык. Башта барыбыз бергә «кейс» мәсьәләсен хәл иттек, ягъни аерым бер тема сайладык. Аннары проект яздык. Темалар инде гел башка иде. Без, мәсәлән, волонтерлык темасын сайладык. Ягъни, Киләчәк шәһәре волонтерлары турында яздык! Командадагы 13 кеше арасыннан җидебезгә җиңүчеләр исемлегенә эләгергә насыйп булды. 9-10 сыйныфлардан – 300, 11 сыйныфлардан шулай ук 300 укучы җиңүче дип табылды. Без –  200әр мең сум, ә 11нче сыйныфлар – 1 миллион белән бүләкләнде. Бу акчаларны  киләчәктә белем алу өчен файдаланырга мөмкин. Мин үзем, мәсәлән, кирәкле техника алу өчен тотармын, дип уйлыйм.

«Озын тәнәфес» миңа кай ягы белән тәэсир итте соң? Беренчедән, анда бөтен ил буенча бик күп, бик күп талантлы балалар җыелган иде. Һәм икенчедән – мин үземдә лидерлык сыйфатлары булуын аңладым.

Альмира Ахунҗанова, Чаллы шәһәре, 54 нче гимназия укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев