Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Озын тәнәфес»тә иң мөһимен сөйлә!

Чаллы кызы, 78нче лицей укучысы Мәликә Бәдретдинова «Большая перемена» (Озын тәнәфес) бәйгесендә җиңү яулады.  Журналистика юнәлешен күздә тоткан «Иң мөһимен сөйлә» номинациясендә уңышка иреште ул.

Озын тәнәфестә җиңүне, чыннан да, зур уңыш дип санарга була, чөнки бу дәрәҗәгә бөтен Россиядән (!) нибары 300 укучы гына ирешә. Ә бәйгенең финалы ни җитте урында түгел, «Артек» халыкара балалар үзәгендә үтә!

– Минем «Артек»та булганым бар иде инде, – дип сөйли Мәликә, – ләкин «Озын тәнәфестә катнашуым әле беренче генә мәртәбә. Узган ел иң яхшы дустым әйткән иде миңа бу бәйге турында. Ул вакытта әле 8-11 сыйныфлар гына катнаша ала иде, быел исә беренче тапкыр 5-7нче сыйныфлар да катнашачак дип белдерделәр. Һәм мин үземне сынап карарга булдым.

Мәликә әле һаман да «Артек»та. Чаллыга кайткач, ул «Озын тәнәфес»тә нинди проект белән катнашуын да, бәйгедән нинди тәэсирләр алып кайтуын да сөйләр дип ышанабыз. «Көмеш кыңгырау» битләрендә дә күрербез әле без Мәликәнең язмаларын! Ә хәзергә иң кызыгын хәбәр итик – Мәликә кебек 5-7 сыйныфлар арасында җиңү яулаучылар 100 мең сум акча һәм «Озын тәнәфес» поездында Мәскәүдән Владивостокка кадәр сәяхәт белән бүләкләнгән.

Котлыйбыз сине, Мәликә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев