Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Нәүрүз килә җиргә

Газетабызның 11нче саны.

Көн белән төн тигезләшкән мәл бу,

Кышның саубуллашкан вакыты.

Кара каргаларга яз кунган ди,

Яз китерә карга канаты.

 

Язлар белән Нәүрүз килә җиргә.

Яңа, якты тормыш башлана.

Кышкы йокысыннан җир уяна,

Тирә-якта — язгы тантана!

 

Җиргә уңыш, муллык алып килсен

Бик борынгы Нәүрүз бәйрәме!

Нәүрүз котлы булсын! Без дә җиргә

Тик иминлек телик, әйдәле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЯҢА САН көмеш кыңгырау газетасының яңа саны последний номер газеты комеш кынгырау