Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Мо­дерн-ка­ба яса­ган егет һәм йө­ге­рер­гә яра­ту­чы кыз

Бү­ген без сез­не мо­дерн-ка­ба яса­ган егет һәм йө­ге­рер­гә яра­ту­чы кыз бе­лән та­ныш­тыр­мак­чы бу­ла­быз. Сез ка­ба­ның нәр­сә икә­нен бе­лә­сез­дер шәт?

Кул бе­лән җеп эр­ләү җай­лан­ма­сы ул. Ме­нә шул җеп­тән (са­рык йо­нын­нан бу­ла ин­де) без­нең әби­ләр без­гә йом­шак итеп оек­баш бәй­ли­ләр иде. Хә­зер ин­де мон­дый ка­ба­ның ки­рә­ге дә юк­тыр, ди­сез­ме? Ки­рәк!

Бер­дән, җеп эр­ләү­че әби­лә­ре­без, Ал­ла­га шө­кер, һа­ман да бар­дыр. Икен­че­дән, бу ка­ба­ны му­зей­га бир­сәң дә, шәп экс­по­нат бу­ла­чак! Өчен­че­дән, бе­лә­се­гез кил­сә, үзен­нән дә бер яңа­лык өс­тә­гән әле ан­да Фатыйхов Аяз – ка­ба­га бер­ке­тел­гән йон­ның чү­бе ко­ел­ма­сын өчен мах­сус җай­лан­ма яса­ган. Ка­мил­ләш­тер­гән! Һәм дүр­тен­че­дән – мон­дый оек­баш­лар­ның ни­чек җы­лы икә­нен бел­сә­гез икән сез!

Ә ме­нә Ай­гөл Са­фиул­ли­на, әйт­кә­не­без­чә, спорт­чы. Бы­ел җи­ңел ат­ле­ти­ка бу­ен­ча Мэр ку­бо­гы ярыш­ла­рын­да ике бе­рен­че урын яу­ла­ган, ә рес­пуб­ли­ка­кү­ләм ярыш­лар­дан (шә­һәр ко­ман­да­сы сос­та­вын­да!) өч приз­лы урын алып кайт­кан. Аның иң ярат­кан шө­гы­ле – йө­ге­рү икән!

Чал­лы­ның 4нче мәк­тә­бе уку­чы­ла­ры Аяз Фа­тый­хов бе­лән Ай­гөл Са­фиул­ли­на ха­кын­да һәм, го­му­мән, мәк­тәп­нең кы­зык­лы як­ла­ры ту­рын­да сөйлибез хәзер сезгә.

Без­нең ма­вы­гу­лар – чын!

Чал­лы­ның 4нче мәк­тә­бе – без­нең бе­лән да­и­ми элем­тә­дә тор­ган уку йорт­ла­ры­ның бер­се ул. Ки­тап­ха­нә­че Ро­за ха­ным тын­гы­сыз кү­ңел­ле чөн­ки – язу­чы­лар­ны җы­еп, мәк­тәп­тә әдә­би­ят көн­нә­ре, те­ма­тик ки­чә­ләр оеш­ты­ра, ба­ла­лар­ны ки­тап­ка да, иҗат­ка да җә­леп итә бе­лә.

Ки­тап, ди­гән­нән, күп­тән тү­гел та­гын бер яңа­лык уй­лап тап­кан – мәк­тәп ко­ри­до­рын­да  ки­тап­лар күр­гәз­мә­се оеш­тыр­ган. Ки­тап­ха­нә­гә йө­рү га­дә­те кем­дә бар, кем­дә – юк. Ә мон­да – рә­хим ит, күз төш­кән ки­та­бың­ны алып укый­сың да, ки­ре ки­те­реп ку­я­сың!

Бу юлы да без ки­лү­гә мәк­тәп­нең бө­тен уңыш­ла­рын бар­лап, без­нең өчен әзер­ләп ку­яр­га өл­гер­гән иде ин­де Ро­за ха­ным. Шул исәп­тән 7А сый­ны­фы уку­чы­сы Аяз Фа­тый­хов яса­ган ка­ба­ны да. Би­зәк­ләп эш­лән­гән ка­ба, ор­чык, уты­рыр­га урын­дык. Кыс­ка­сы, әби­лә­ре­без аһ итәр­лек комп­лект. Бу иҗа­ди кул эше бе­лән Аяз Фа­тый­хов тех­но­ло­гия бу­ен­ча олим­пи­а­да­да 2нче урын ал­ган. Ә фев­раль­дә ин­де рес­пуб­ли­ка эта­бы­на ба­рыр­га җы­е­на икән.

Аяз­ның агач­тан җи­һаз­лар ясау бе­лән кы­зык­сы­на баш­ла­вын­да  «Ос­та кул­лар» тү­гә­рә­ге җи­тәк­че­се Ри­нат Га­ри­пов­ның да өле­ше зур. Нин­ди ге­нә эш­лән­мә­ләр яса­мый­лар алар. Мәк­тәп­кә ла­зер­лы-гра­ви­ров­ка ста­но­гы кайт­кач, план­на­ры та­гын да арт­кан: бик күп эш­лән­мә­лә­ре­нең ма­кет­ла­ры ин­де әзер дә, ди­ләр.

Мәк­тәп­тән кай­тып ашар­га гы­на өл­ге­рә­сең, та­гын тре­ни­ров­ка!

Ай­гөл Са­фиул­ли­на­ның спорт­ка мә­хәб­бә­те, үз сүз­лә­ре бе­лән әйт­сәк, ба­ла­чак­тан. Җи­ңел ат­ле­ти­ка­га ки­леп җит­кән­че, ул бик күп спорт төр­лә­ре бе­лән ма­вы­гып ал­ган. Бию,  йө­зү, во­лей­бол... Өчен­че сый­ныф­та мәк­тәп ко­ман­да­сы бе­лән «Кур­кы­ныч­сыз тә­гәр­мәч» кон­кур­сын­да кат­на­шып, ве­ло­си­пед­та йө­рү бу­ен­ча җи­ңү яу­ла­ган. Ан­нан – өс­тәл тен­ни­сы. Һәм ме­нә бү­ген, ни­һа­ять,  җи­ңел ат­ле­ти­ка. «Бы­ел ми­не рес­пуб­ли­ка­ның кыш­кы шәх­си бе­рен­че­ле­ген­дә кат­на­шу өчен шә­һәр җы­ел­ма ко­ман­да­сы­на керт­те­ләр – 60 мга йө­ге­рү­дә икен­че, 200 мга йө­ге­рү­дә өчен­че урын ал­дым», – дип  сөй­ли Ай­гөл. Кыс­ка­сы, тре­не­ры Ан­тон Гал­кин-Сә­ми­тов ан­нан бик ка­нә­гать кал­ган. Күп­тән тү­гел Ай­гөл физ­куль­ту­ра бу­ен­ча Бө­тен­рос­сия мәк­тәп уку­чы­ла­ры олим­пи­а­да­сы­ның му­ни­ци­паль ту­рын­да икен­че урын ал­ган. Ай­гөл­нең җи­тез­ле­ге нә­сел­дән – әни­се (мәк­тәп­нең физ­куль­ту­ра укы­ту­чы­сы) Ре­зе­дә Са­фиул­ли­на да җи­ңел ат­ле­ти­ка бу­ен­ча спорт мас­тер­лы­гы­на кан­ди­дат икән.

Мәк­тәп­тән кай­тып, ашар­га гы­на өл­ге­рә­сең, та­гын тре­ни­ров­ка­га... Авыр, әл­бәт­тә! Лә­кин баш­ка­ча бул­мый. Ки­лә­чәк­тә Ай­гөл Олим­пия уен­на­рын­да кат­на­шыр­га һәм чем­пи­он бу­лыр­га җы­е­на чөн­ки.

 

Мэр Ку­бо­гы яңа­дан без­не­ке!

«Мэр Ку­бо­гы-2020» при­зы­на во­лей­бол бу­ен­ча ярыш­лар­да мәк­тәп­нең җы­ел­ма ко­ман­да­сы җи­ңү яу­ла­ган. Ярыш­лар­да шә­һәр­нең бар­лык мәк­тәп­лә­рен­нән ко­ман­да­лар кат­на­ша. Физ­куль­ту­ра укы­ту­чы­ла­ры төр­ле яшь­тә­ге ба­ла­лар­дан 4 ко­ман­да әзер­ләр­гә  ти­еш. Кыз­лар ко­ман­да­сы ка­пи­та­ны Рад­ми­ла Ис­ла­мо­ва әй­тү­ен­чә, Мэр Ку­бо­гы ин­де ту­гыз ел алар­ның мәк­тә­бен­дә икән. «Бик бор­чыл­дык, лә­кин ан­на­ры җы­ел­дык та үзе­без­нең бу исем­гә ла­ек­лы бу­лу­ы­быз­ны та­гын рас­ла­дык», – ди Ди­а­на Са­фи­на. Һәр уен ал­дын­нан кул­лар­ны кул­га ку­еп: «Без­не­ке!» – ди­ләр алар. Шул бу­лы­ша!

 

«КЭС-БАС­КЕТ» – исе­ме ге­нә ни то­ра!

Мәк­тәп­нең егет­ләр ко­ман­да­сын «КЭС-БАС­КЕТ» чем­пи­о­на­тын­да ях­шы бе­лә­ләр хә­зер. Ул Чем­пи­о­нат­ның му­ни­ци­паль эта­бын­да да, Зәй шә­һә­рен­дә уз­ган зо­на эта­бын­да да җи­ңү яу­ла­ган. Егет­ләр­гә тан­та­на­лы төс­тә «КЭС-БАС­КЕТ» мәк­тәп бас­кет­бол ли­га­сы ме­даль­лә­рен, Ку­бок һәм про­фес­си­о­наль бас­кет­бол фор­ма­сын тап­шыр­ган­нар. Ә Аз­на­кай­да уз­ган (1654 ко­ман­да кат­наш­кан)  рес­пуб­ли­ка чем­пи­о­на­тын­да 5нче урын яу­ла­ган­нар.

Мәк­тәп­нең егет­ләр ко­ман­да­сы бе­лән та­ныш­ты­ра­быз: Ал­маз Зи­ас­ти­нов, Ка­мил Хө­сә­е­нов, Ра­ма­зан Рах­ма­нов, Нур-Әмир Та­лы­бов, Ри­наз Мө­хәм­мәт­ди­нов, Бу­лат Ха­ма­ди­шин һәм Вил­дан Мәр­дә­нов. «Та­тар еге­те» бәй­ге­лә­рен­дә дә кат­наш­кан Ри­наз Мө­хәм­мәт­ди­нов­ны без үҗәт спорт­чы бу­ла­рак та ач­тык ме­нә.

Сүз­не йом­гак­лап

Мәк­тәп ди­рек­то­ры Ай­рат Аса­и­нов бе­лән бү­ген яшүс­мер­ләр­нең нин­ди кы­зык­сы­ну­лар бе­лән яшә­ве ту­рын­да сөй­лә­шеп уты­ра­быз. Мин «Тик-ток» ке­бек со­ци­аль чел­тәр­ләр­нең бик по­пу­ляр бу­луы ту­рын­да  ис­кә алам.

– Аны­сы шу­лай, – ди Ай­рат Аб­дул­ха­е­вич, – лә­кин «Тик-ток»­ның ни­ге­зен­дә кем­не­дер ка­бат­лау ята бит аның. Ә без­нең ба­ла­лар вир­ту­аль дөнь­я­га гы­на ияр­ми­чә, үз шө­гыль­лә­рен эз­ләп та­ба­лар. Алар­ның ма­вы­гу­ла­ры – чын!

Ә бит, чын­нан да, шу­лай!

Ли­лия Фәт­та­хо­ва, Ри­зи­дә Га­сый­мо­ва.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев