Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Мин – гран-при иясе! Бу төш кебек!

Беренче биттә Гөлназ Мөэминова - татар теле, татар әдәбияты һәм Татарстан тарихыннан халыкара олимпиада җиңүчесе.

Бик күп әсәрләр уку… Төрледән-төрле мәгълүмат җыю… Дәресләрдән соң калу… Төннәрен йокламау…  Казанга, татар теле, татар әдәбияты һәм Татарстан тарихыннан олимпиадага бару… «Татарстан – уртак йортыбыз» дип исемләнгән темага проект яклау…  Нәтиҗәләр көтү… Һәм... мин – татар теленнән VIII Халыкара олимпиада гран-при иясе.

Дөресен әйткәндә, мондый дәрәҗәгә мин бөтенләй өмет итмәдем. Ниндидер урын алачагыма ышандым, тик гран-прига ук лаек булырмын дигән уй башыма да килмәде. Мин бик бәхетле! Әле дә күңелем тулган, эмоцияләр ташый, ышанып бетә алмыйм, барысы да төш кебек.

Халыкара олимпиада миңа зур байлык бирде. Мин рухи байлык турында сөйлим. Мин камилләштем, рухи яктан үстем. Һәм инде мәктәбемне, авылымны, районымны танытуга өлешем керүенә, әниемне, укытучыларымны сөендерә алуыма бик шатмын.

Мондый дәрәҗәгә ирешә алганым өчен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Рәфис кызы Хуҗинага, әниемә, мәктәбемә – барыгызга да рәхмәт әйтәм!

Гөлназ Мөэминова, Әгерҗе районы, Исәнбай урта мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев