Мәрьям Сабирова: «Әти + мин = яңа бию!»
Беренче биттә Мәрьям Сабирова — «Лучше всех» тапшыруы аша бөтен ил күргән гимнастка.
Сезнең социаль челтәрләрдә Мәрьям һәм Данир Сабировларның парлы биюләрен күргәнегез бармы? Шәп бииләр бит! Инде меңнәрчә карау җыйган бу видеолар. Иң кызыгы — темалары да, стильләре дә төрле! Бер видеоязмада — милли костюмнардан, ягъни татарча. Икенчесендә — бөтенләй заманча. Һәм бу кызыклы биючеләрне әтиле-кызлы дип, күпләр, бәлки, уйламыйдыр да!
Икесе дә танылган кешеләр алар, дөресен әйткәндә. Данир Сабиров — татар эстрадасының иң популяр артистларыннан берсе, Мәрьям Сабирова — «Лучше всех» тапшыруы аша бөтен ил күргән гимнастка. Бүгенге әңгәмәдәшебез, әлбәттә, Мәрьям.
— Мәрьям, без әтиең белән биегән видеоязмаларыңны көтеп алабыз. Бергә бию кемнең идеясе иде? 
  — Белмим дә инде. Гаилә белән сөйләшеп утырганда үзеннән-үзе туды бугай. Аннары инде үзебезгә дә кызык булып китте.
  — Бер биюне озак әзерлисезме?
  — Кайчан ничек инде. Кайберсен өйрәнергә бер-ике репетиция дә җитә, аннары чистарту (кирәкмәгән элементларны төшереп калдыру) өстендә эшлибез. Кайберсе озаккарак сузыла. Заманча бию өйрәнү җиңелрәк минем өчен. 
  — Ә ни өчен нәкъ менә әтиең белән? Яшьтәшләрең арасында да бардыр бит бию буенча партнерларың?
  — Юк. Мин бит биюгә йөрмәдем. Кечкенәдән гимнастика белән шөгыльләнәм. Ә бию ул... шуңа өстәмә кебек. Биергә яратам, миңа бию сәләте бирелгән ул. 
  — Ә әтиеңнән тыш парлы бию башкарасың килгән кеше бармы?
  — Юк. Йә әти белән, йә үзем генә биергә уйлыйм.
  — Гимнастиканы да дәвам итәсеңме соң?
  — Әлбәттә. Мәктәптән тыш, көн саен гимнастикага йөрим. Быелдан әле вокалга да йөрисем килә. Модельләр мәктәбенә, инглиз теленә дә язылдык. Ай Алла, барысына да ничек йөреп бетәрсең инде син, ди әни. 
  — Әйдә, уңышларыңны барлыйк әле. 
  — Гимнастика буенча күп кенә республикакүләм бәйгеләрдә җиңгәнем бар. «Мини мисс Казань» бәйгесендә җиңү яулаганым бар, "Мини Мисс Кремлевская Набережная"да тамашачы мәхәббәте номинациясендә җиңдем. 
  — Бүгенге көндә нинди уй-хыялларың бар?
  — Татарча җыр яздырасым килә. Дөрес, мин берничә телдә җырлаячакмын. Татарчадан башлыйм.
  — Татарча әйбәт беләсеңме?
  — Беләм, чөнки безнең өйдә бу һәрчак контрольдә бит. 
  Әңгәмәне Ризидә Рәхмәтуллина әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
                                                
                        
                    
Нет комментариев