Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Мәктәп! Башладык! (34нче сан)

Бу дөньяда безнең белгәннәр - бик чикле, ә өйрәнәсе әйберләребез чиксез күп. Пьер-Симон Лаплас

Газетабызның 34нче саны дөнья күрде. Беренче биттә Чаллы шәһәре 62нче санлы Белем Үзәгенең 1М сыйныфы укучылары.  

Ме­нә та­гын яңа уку елы баш­лан­ды. Без­не бе­раз кау­ша­тып, дул­кын­лан­ды­рып, һәм... бе­раз гы­на бор­чып. Әм­ма дә лә­кин, бор­чыл­мыйк әле, яме­гез! Го­му­мән ал­ган­да, сө­е­неч­ләр­гә дә бай чор бит ул – яңа уку елы. Без­гә биш­ле­ләр, уңыш­лар, җи­ңү­ләр алып ки­лә тор­ган бик тә нә­ти­җә­ле ва­кыт.

Өс­тә­ве­нә, без мәк­тәп­тә әл­лә ни­ка­дәр дус­лар та­ба­быз, укы­ту­чы­лар бе­лән ара­ла­шыр­га, үзе­без ту­рын­да уңай фи­кер ту­ды­рыр­га, бик күп эш-мә­шә­кать­ләр ара­сын­нан иң-иң мө­һим­нә­рен сай­лап алыр­га өй­рә­нә­без.

Кыс­ка­сы, яшәп бул­мый 1нче сен­тябрь­сез... Шу­ңа кү­рә, уңыш­лы уку елы бул­сын бу һәр­бе­ре­без өчен дә! Шу­лай дип те­лик!

Чаллыда иң зур мәктәп ачылды

Чаллының 69нчы комплексында 62нче Белем үзәге ачылды. Бик зур мәктәп инде, гадиләштереп әйткәндә – 1500 балага исәпләнгән. Иң мөһиме – биредә барлык төрле түгәрәкләр дә эшләячәк икән, ягъни сәнгать яисә спорт түгәрәкләрен башка җирдән эзлисе юк. Үзәктә ике бассейн, ике спортзал! 780 кешегә исәпләнгән актлар залы. Барлык уңайлыклар тудырылган китапханә. Ә стена шпаргалка сыман – рус теленнән, математикадан әллә никадәр кагыйдәләр сыйдырган. Химия кабинеты янында Менделеев таблицасы. Мәктәптә зәңгәр төс өстенлек итә. Ул игътибарны тупларга ярдәм итә икән.

Чаллыда җиде ел эчендә җиде мәктәп ачылган. Күп бит инде! Мәктәп ачылу тантанасында дәрәҗәле кунаклар – Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Дәүләт Думасы дерутаты Әлфия Когогина, Чаллы шәһәре хакиме Наил Мәһдиевлар моңа кат-кат басым ясадылар.

– Киләчәктә КАМАЗда, башка предприятиеләрдә эшләячәк яшьләребезгә белемнең нигезе биредә (шушындый заманча уку йортында!) салыначак бит, – дип сөйләде шәһәр хакиме Наил Мәһдиев.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә мәктәпнең белем бирүдән тыш тагын бер бурычына игътибарны җәлеп иттерде.

– Яшь буында патриотизм тәрбияләү – безнең иң мөһим бурычларның берсе, – диде.  

Ә патриотизм – ул үзең укыган мәктәпне яратудан башлана бит инде!

Ярату, дигәннән – тантанада катнашучы беренчеләрнең хис-кичерешләрен бик аңлап булмый иде әле, әлбәттә. Билгесезлек куркытадыр ул! Шунысы кызык – биредә 1нче сыйныфлар гына да унберәү икән! Миләүшә Хәбибуллина укыячак 1Е сыйныфына 24 бала кабул ителгән. «Укыйсың киләме?» дип сорыйбыз Миләүшәдән.  «Килә», – дип җавап бирә ул. Мондый матур мәктәптә ничек килмәсен соң инде!

Ризидә Рәхмәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев