Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Максим Кашапов: «Гармунда уйнарга үзем өйрәндем»

«Көмеш кыңгырау»ның 3нче саны дөнья күрде.

Максим белән Вконтактеда таныштык. Аның гармунда уйнап җырлаган видеоларын күреп калган идем. Бер видеосы «Әнине сагынып» дип атала. Шулкадәр моңлы итеп башкара инде менә. Нинди малай микән бу, кайда укый икән дип кызыксынып сораулар яздым. Максим Кашапов күршебез — Башкортостан егете икән. Бәләбәй шәһәрендәге башкорт гиназиясендә 9нчы сыйныфта белем ала.

— Саумысыгыз, миңа 16 яшь. Тумышым белән Миәкә районыннан булам. Әсәем (әнием) ике ел элек мәрхүм булды, олыәсәйем һәм дә укытычым — Зулия Хәмзә кызы миңа әсәемне алыштырдылар. Шуның өчен мин аларга мең рәмәтле. 

— Гармунда бик оста уйныйсың. Кем өйрәтте сине?
— 3нче сыйныфта укыганда өйрәндем. Үзем. Ә 7нче сыйныфта ноталар буенча уйнарга өйрәндем. Музыка мәктәбендә 3 ел укыдым. Беренче гармуным «Беларусь» иде. 

— Гармун синең өчен нәрсә ул?
— Ул минем йөрәк кебек. Көн дә өч сәгатьләп рәхәтләнеп гармунда уйнап утырам. 

— Иң яратып башкара торган җырың нинди?
— «Өзелгәнсең сириннән» дигәнне яратам. 

— Вконтактеда бу җырны башкарганыңны күрдем. Шәп. Конкурсларда да катнашасыңмы?
— Әйе. Конкурслар күп булды. «Башкорт җыры» конкурсыннан башлап ниндиләре генә булмады инде. Гран-при да алганым бар, лауреат та булдым. Төрле бәйрәмнәрдә дә уйныйм, матер-класс та биргәнем бар әле. 

— Афәрин. Дусларың белән җыелганда җырлаталармы сине?
— Аллага шөкер, дусларым күп. Гармунда уйнаучы дусларым да бар. Бергәләп уйныйбыз да, җырлыйбыз да.

— Киләчәктә кем булырга телисең! 
— Үзем генә түгел, бөтен гаиләм мине артист итеп күрә инде.

— Яраткан җырчыларың, композиторларың кем?
— Хәния Фәрхи, Рөстәм Гыйззәтуллин иҗатын яратам. Ә композиторлардан Илгиз Закиров көйләре ошый. 

— Кайсы артистны гармунга җырлатыр идең?
— Мин аларның барысын да гармунга гына җырлатып карар идем.

— Максим, гармунда уйнавың, җырлавың, фикерләрең дә бик матур. Алга таба да уңышлар гына юлдаш булсын үзеңә. 

Шулай итеп үрнәк алырлык үсмерләребез исемлегенә тагын бер егет өстәлде. 

Әңгәмәдәш – Ай Кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев