Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Ләйлә Нуриева: «Без, Актанышлар, булдырабыз!

Бүгенге әңгәмәнең йолдызы – Актаныш районы Пучы мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Ләйлә Нуриева.

Актанышларча – «Без булдырабыз!» – дип яшәүче ул! Бер көнне – «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә беренче урын ала, икенче көнне – гран-при ота... Кыскасы, бик булдыклы кыз!

– Ләйлә, синең «күңел җимешләреңне» тәҗрибәле әдипләребез югары бәяләделәр. Ә синең өчен иҗат ул нәрсә? Күңелеңдә кайнаган хисләр ташкынымы, әллә инде салкын акыл белән, ашыкмыйча язган әсәрләрме?

– Күпчелек очракта мин әсәрләремне, әлбәттә, хисләр ташкыны вакытында язам, ләкин кайберләрен салкын акыл белән язарга туры килә. Шуңа да минем өчен иҗат ул ике төшенчәне дә үз эченә ала.

– Бәйгенең күңелеңдә иң уелып калган өлеше кайсы булды икән?

– Үз исемеңнең яңгыравын көтеп утыру, шатлыктан күңел тулып сәхнәгә елый-елый менгән мизгелләр мәңге онытылмас.

– Ни өчен 1 урынны нәкъ менә сиңа бирделәр дип уйлыйсың?

– Бу минем өчен бик четерекле сорау. Язучылар бит бу дөньяга ниндидер «сихри» күзләр белән карыйлар. Мөгаен, шул сәләтләре ярдәмендә минем әсәрләремнең бер үзенчәлеген күреп алганнардыр... Мин аларга сабый йөрәкле Ләйләгә очар канатлар куйганнары өчен чиксез рәхмәтле. Әмма дөресен әйтәм, мин бер дә шундый зур җиңү яулармын дип уйламаган идем.

– Илһам чыганагы синең өчен нәрсә?

– Дөресен әйткәндә, миндә илһам көтмәгәндә барлыкка килә. Ә еш кына мин аның белән кичен, кояш баегач «әңгәмәгә керәм». Төн, саф һава һәм тынычлык...

– Язасы килә, әмма утырып эшкә тотынырга көч җитми... Синдә буламы андый чаклар?

– Без кайвакыт иренеп, эшне сузып йөрибез. Мин  дә шундый ук. Шуңа мин башта уй-фикерләремне кыска гына итеп көндәлегемә теркәп куям, ә инде соңыннан, илһам килгәч, рәхәтләнеп утырып язам.

 

– Үзеңә псевдоним уйлап чыгарырга теләгең юкмы?

– Иҗатымның иң беренче адымнарында шигырләрнең авторын «Ләйлә Нури», «Ләйлә Нур» дип куярга хыялланып утырган чаклар булды. Әмма хәзер псевдоним белән йөрү теләге бетте, миңа үземнең исем, фамилия бик ошый.

– Иҗади кеше башкалардан аерылып тора, диләр. Ә син кай ягың белән аерыласың икән?

– Мин бер урында тик кенә утыра алмыйм, көн саен диярлек төрле бәйгеләрдә, кичәләрдә катнашам, шуннан үземә энергия алам. Кыскасы, актив кеше. Һәм туры сүзле дип тә әйтер идем.

– Күз алдыңа китер – күктән йолдыз атыла, ди. Нинди теләк теләр идең?

– Безнең күккә күтәрелеп карарга бик вакыт та юк бит. Мин йолдызларның атылуын күбрәк күрергә теләр идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев