Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Лачыннар җиңү яулый

Сезнең каршыгызда – Актанышның «Лачын» хоккей командасы. Егетләр, 9-14нче октябрьдә Волгоград өлкәсенең Волжск шәһәрендә узган «Олимпия өметләре» Союздаш дәүләт спартакиадасында катнашып, бронза медальгә лаек булды.

Финал матчында алар Вологда командасы белән очрашты. Һәм, нәтиҗәдә, мавыктыргыч уен күрсәткәннән соң, 7:5 исәбе белән җиңү яулады. 
Россия-Белоруссия уенчылары бәйгесеннән кайтучыларны район башлыгы Ленар Зарипов, әти-әниләр һәм җанатарлар алкышлап каршы алды. 
Тиздән егетләрне яңа сәфәрләр көтә. «Лачын» хоккей командасы Ессентуки шәһәрендә узачак мәртәбәле ярышларга җыена. 
Сезнең белән бөтен Татарстан горурлана, киләчәктә дә яңадан-яңа үрләр, җиңүләр сезгә, лачыннар! Бөркет канаты очканда ныгый, диләр. Һәрчак шундый бердәм, тырыш, җитез булыгыз! 

Актаныш матбугат хезмәте фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев