Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Көз кызы Фирүзә

Беренче биттә - Яңа Чишмә районының Чаллы Башы мәктәбе укучысы Фирүзә Ибраһимова. Молодец кыз инде ул!Газетага нинди темалар, ә журналистка нинди сыйфатлар кирәклеген хәзердән үк белә ул. Һәм яза да!

Бик күп төрле конкурсларда катнашу белән бергә «Көмеш кыңгырау»га төрледән-төрле язмалар әзерләп җибәрергә дә өлгерә. Йә дәрестәге кызык хәл турында язган була Фирүзә, йә спортчы кыздан интервью алган була. Йә калфак тегәргә өйрәтә ул «Көмеш кыңгырау» укучыларын, йә – торт пешерергә...

 

Фирүзә, без сине бик күп кызыксынулары булган кыз дип беләбез. Син журналистикадан тыш тәмле ризыклар да пешерәсең, биисең, спектакльләрдә уйныйсың, кул эшләре белән дә шөгыльләнәсең. Ә күңел ачарга, ял итәргә вакытың кала микән?

– Күңел ачу урынына мин кызыклы эшләр белән шөгыльләнергә яратам. Күңел ачканда сиңа рәхәт була, тик ул бит 2 сәгатькә генә сузыла. Ә үзеңә яңа хобби тапсаң... Файдасы күбрәк булачак! Шуңа күңел ачу минем өчен зур роль уйнамый.

Ә болай яшәргә кемнән өйрәндең син?

– Әниемнән дисәм дөресрәк булыр. Чөнки ул да шулай ук тик торырга яратмый. Идәнне инде бер тапкыр юып чыккан булса да, тик утырмас өчен  тагын бер сөртеп алырга мөмкин. Миңа бу ыгы-зыгылы тормыш ошый да. Юкса, яшәү бик күңелсез булыр иде.

– Ә авыл тормышы ошыймы соң сиңа? Шәһәрдә кызыграк, мөмкинлекләр күбрәк дип уйламыйсыңмы?

– Авылда торучы өчен – шәһәрдә, ә шәһәрдә торучыга – авылда кызыграктыр кебек тоела инде ул. Ә инде мөмкинлекләргә килгәндә, теләгән кеше өчен алар кайда да бар.

– Син узган уку елында йөзенче дипломыңны алуны максат итеп куйган бугай идең, әйеме? Һәм максатыңа ирештең дә. Ә быел?

Ә быелгы максатыма быел ук ирешеп булыр микән әле? Ел дәвамында сезнең белән хезмәттәшлек итәргә һәм Шәүкәт Галиев премиясына лаек булырга телим мин. Максатыма беркайчан да ирешмичә калганым юк, шуңа бусына да берәр кайчан ирешермен дип уйлыйм.

 – Киләчәктә үзеңне кем итеп күз алдына китерәсең?

Бу минем өчен иң авыр сорау, чөнки мин үземне күп яклы итеп күрәм. Бәлки, үземә шулай тагын да катлаулырак тегелешле күлмәкләр тегеп, тегүче булырмын әле. Дусларым арасында: «Сиңа юрист булырга кирәк, дәлилләрне яхшы китерәсең»,  диючеләр дә бар.

Тик мин андый эштә эшли алмамын, дип уйлыйм. Миңа, мөгаен, иҗади эш кирәктер.

– Лотореяга 1 миллион сум акча отсаң, нәрсә алыр идең, ничек файдаданыр идең икән?

– Мин алдан уйлап куярга яратмыйм, шуңа күрә бу сорауга җавап биреп тормыйм.

Әңгәмәдәш - Ризидә Гасыймова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев