Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Көмеш кыңгырау»ның яңа 39нчы саны

Беренче биттә – Арча «НУР» балалар телестудиясе укучылары.

Арча «НУР» балалар телестудиясе укучыларының нинди бәйгедә катнашсалар да җиңеп кайтуы инде беркемне дә гаҗәпләндерми. Бу юлы яшь кинематографистлар питчингында 400 мең грант отып кайтулары турында хәбәр дә тиз арада бөтен республикага таралды.

Нәрсә соң ул питчинг, дисезме?  Кинопроектны, ягъни төшерәсе фильмыңны инвесторларга тәкъдим итү икән ул. Бөтенроссия балалар үзәге  «Орленок» лагерендә быел 17нче мәртәбә «Бумеранг ТВ» форумы узган.  Малайлар-кызлар телевидение, кинематография, анимация өлкәсендә белемнәрен камилләштергәннәр, көч сынашканнар. Һәм инде икенче ел рәттән форумда катнашучылар арасында питчинг та үткәрелгән. Ул РФ Президентының «Президент грантлары фонды»ннан бирелгән Гражданлык җәмгыятен үстерү грантыннан файдаланып башкарыла икән. Бик катлаулы җөмлә булды әле бу, әйеме? Озын сүзнең кыскасы, «Нур»ларны бу зур җиңүләре белән котлыйбыз!

Айгөл Фәттахованың Нур» балалар телестудиясе җитәкчесе Зөлфирә Мәннәп кызы Зарипова белән әңгәмәсен укыгыз.

Фильм төшерү өчен 400 мең оттык!

– Зөлфирә Мәннәповна, питчингның нәрсә икәнен аңладык инде – кинопроектны инвесторларга тәкъдим итү. Яшь кинематографистлар арасында нинди рәвештә уза ул питчинг?

– Иң элек, фильмны тәкъдим итәргә әзерлек барышында, булачак фильмның синопсисы, сценариясе һәм логлайны языла. Аннары тизер төшерелә. Жюри алдында чыгыш ясауга бары 7 минут вакыт бирелә. Шуның 1 минуты – тизер күрсәтү, 2 минуты – фильмны телдән яклау һәм 4 минуты сорауларга җавап бирү өчен кала.

– Сезнең студия питчингта нинди фильм тәкъдим итте соң?

– Әйтеп узганымча, питчинг икенче елын үтә. Узган ел ул Златоуст шәһәрендә «Таганайские музы» фестивалендә булды. Без «Интернетта куркынычсызлык» темасы кысасындагы «Чакырылмаган кунак» дигән фильмны тәкъдим иттек. Бик яхшы чыгыш ясасак та, гран-при безгә эләкмәде... Ә быел «Буыннар бәйләнеше» темасы куелды. Һәм без көрәш буенча Бөтендөнья чемпионы, хәзерге вакытта педагогия көллиятенең физкультура-спорт бүлегендә белем алучы студент, Арча егете Муратов Динияр турында документаль фильм төшерергә булдык. Ни өчен көрәш диярсез. Әлеге спорт төре  – татарларның буыннан буынга күчеп баручы, үзенә күрә, бер бренды, дип әйтсәм, ялгышмамын. Диниярның әтиләре, абыйлары да көрәш белән мавыкканнар һәм ул аларның дәвамчысы булып, келәмдә бил алыша. Киләчәктә тренер булырга тели.

– Питчингка  әзерлек эшләре ничек барды?

Без Россиякүләм танылган режисер Татьяна Мирошникның фильм буенча констультацияләрендә катнаштык. Ул безгә тема билгеләгәндә ярдәм итте, тизер буенча күрсәтмәләр бирде. Диниярның үзе белән элемтәгә кердек. Аның тренеровкаларыннан, сабантуйда көрәшкән вакытларыннан кадрлар төшердек.

– Көндәшләрегез күп идеме?

– Питчингта бөтен Россия буенча барлыгы 39 студия көч сынашты. Ләкин бары 5 студия генә грант оту бәхетенә ирешә ала иде. Безнең студиянең данын Котова Валерия – сценарий авторы, Заһриева Ләйлә – режиссер,  Галимҗанов Эмиль – оператор-монтажер буларак  яклады. Балалар бер сулыштан, төгәл чыгыш ясадылар, жюри әгъзаларының сорауларына да тулы итеп җавап бирделәр. Безнең чыгышны бигрәк тә Россиянең кинодокументлар, дәүләт архивы директор урынбасары Римма Максимовна Моисеева ошатты. Һәм без Иркутск, Новосибирск, Санкт-Петербург, Мәскәү шәһәрләре студияләре белән бертигез бал җыйнап, җиңүгә ирештек. Ә җиңү бәясе –  400 мең грант! Зур сәхнәдән «Татарстан республикасы, Арча шәһәре «Нур» телестудиясе җиңүче» дигән сүзләр яңгырагач, безнең ничек шатланганны әйтеп тә бетерерлек түгел иде.

Отышыгызны ничек кулланырга уйлыйсыз?

– Әлбәттә, студия кирәк-яракларына. Фильмны сыйфатлы итеп төшерү өчен яңа  видеокамера кирәк. Микрофон, штатив, махсус яктыртыкчларга да акча җитсә әйбәт булыр иде.

Әңгәмә өчен зур рәхмәт Сезгә, Зөлфирә Мәнәповна! Шәп фильм төшерүегезне телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев