Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау»ның яңа 10нчы саны

«Көмеш кыңгырау» дусларын җыйды.

«Көмеш кыңгырау» дусларын җыйды. Газетаның иң-иң актив яшь журналистлары, шагыйрь-язучылары бөтен республикадан Чаллы шәһәренең 2нче санлы гимназиясенә җыелды. Малайларга-кызларга «Көмеш кыңгырау» газетасы һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте дипломнары тапшырылды. Иң актив биш автор (дүрт мәктәп укучысы һәм бер профессиональ язучы)  Шәүкәт Галиев исемендәге премияләргә һәм «Көмеш кыңгырау» хәбәрчесе таныклыгына лаек булдылар.  Иң мөһиме – моңа кадәр онлайн аралашып-сөйләшеп торган яшь хәбәрчеләр, ниһаять, очрашты.

Болары – беренче чиратта. Тик  әдәби-мәдәни кичәнең кызыклы яклары, көтелмәгән үзенчәлекләре, сюрпризлары моның белән генә бетмәде әле... Бу хакта «Көмеш кыңгырау»ның яңа 10нчы саныннан укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев