Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау»ның 6нчы саны!

Беренче биттә – Илвир Габдрахманов. Илвир – бик талантлы малай. Ул кечкенәдән музыка белән кызыксына, төрле уен коралларында уйный, көйләр яза.

Безнең досье:

Ильвир Габдрахманов

Яше – 15.

Туган көне – 09.09.2007.

Буе – 1 метр 77 см.

Кумиры – Фирдүс Тямаев.

ВКдагы популяр җыры  – «Авылым».

Уйный: гитара, баян.

Хобби: көй язу.

Бу язманың исеме белән фотоның нинди бәйләнеше бар инде дисезме? Бар шул менә. Каршыгызда Мөслим егете – Илвир Габдрахманов.  Аны без ВК да күреп алдык, дөресрәге ул язган җырны. Кызыксынып, үзен эзләп таптык та, интернет аша аралаштык. Шулай итеп, Илвир «Көттегезме? Без килдек!» дигән проектыбызның чираттагы герое булырга лаек дип табылды. Һәм без туп-туры Мөслим районына юл тоттык.

Илвир бик талантлы малай. Ул кечкенәдән музыка белән кызыксына, төрле уен коралларында уйный, көйләр яза. Ә без ВК да ишеткән җыры «Авылым» дип атала. Эзләп тыңлап карагыз әле, һичшиксез сез аны плейлистыгызга өстәп куячаксыз.  Җыр язуы аңлашылды, ә нигә министр дисезме? Ничек нигә булсын, Илвир – мәдәният министры бит. Чыннан! Ул укыган Тукай гимназиясендә аны шундый дәрәҗәле вазыйфага сайлап куйганнар.

– Илвир, безгә синең җырың бик ошады. Аның язылу тарихын сөйләп кит әле.

– Бик арып треннировкалардан, теннистан кайткан көн иде бу. Телефонны алып, ял итәргә кереп яттым. Рүзәл абыйның (Рүзәл Минһаҗев) социаль челтәрдәге бер шигыренә күз төште. «Авылым» дип атала иде ул. Шуны укыгач, үзеннән үзе көй туды. Сикереп тордым да, гитараны кулга алдым. Илһам килгән мәл булган инде бу, секунд эчендә язып та куйдым.

– Шәп җырлар шулай туадыр инде ул.

– Бу җырны мин әле Рәшит Ваһапов исемендәге яшь башкаручылар фестиваленә дә җибәрдем. Берничә көннән җавап килде. Нәтиҗәдә, мин финалга чыктым. 18нче мартта гала-концертта чыгыш ясаячакмын. 

– Котлыйм. Чыгышың уңышлы булсын. Әле тагын берәр яңа җыр иҗат итә башламадыңмы?

– Әйе, яңа җырым туып килә. Тиздән анысын да ишетә алырсыз дип уйлыйм. Мин аның демо вариантын эшләдем инде. Хәзер аранжировка ясыйсы, тавыш яздырасы калды.

– Анысы нинди темага?

– Без – яшүсмерләр хакында. Ваһапов фестивалендә интервью вакытында «Мәхәббәт нәрсә ул?» дигән сорау биргәннәр иде. Мин: «Аның әлегә нәрсә икәнен белмим, әйтә алмыйм», – дидем. Шушыңа җавап итеп Гөлүсә Батталова дигән шагыйрә миңа шигырь язып бирде, көй язып карале, диеп. Темасы якын булгач, көе дә җайлы язылды. Мин сезгә аны җырлап та күрсәтә алам.

Беренчеләрдән булып, Илвирның яңа җырын ишеттек. Шәп! 

– Ильвир, музыка белән кайчан беренче тапкыр таныштың?

– Мин кечкенәдән үк яраттым инде аны. Ә беренче сыйныфта укыганда әнием мине Мөслим сәнгать мәктәбенә бирде. Башта шундый йөрисем килмәгән иде. Аннан кызыксынып киттем. Җыр буенча укытучым – Гөлназ Йосыпова булды. Ул минем сәләтемне ачып җибәрергә булышты. 6 ел сәнгать мәктәбендә укып, уңышлы гына тәмамладым. Укып бетергәндә гитара белән кызыксына башладым.

Әңгәмәгә Илвирның әнисе Илгизә ханым да кушылды:

– Бик уйныйсы килә дигәч, гитара алдык. Кызганычка, нәкъ шул вакытта урамда уйнаганда кулын сындырды. Гитарасы бар, ә кулы гипста, әй кызыга иде инде уйнарга. Ахыр чиктә түзмәде, гипстан чыгып калган бармаклары белән гитарада уйный башлады.

Үҗәт егет икәнсең, Илвир. Сәнгать мәктәбен тәмамлагансың инде, хәзер гитарада өйдә генә уйныйсыңмы?

– Юк. Башта шул сәнгать мәктәбендә оешкан вокаль-инструменталь ансамбльгә чакырдылар. Аннары «Мизгел» яшьләр үзәгендә районкүләм инструменталь ансамбль ачып җибәрделәр. Мине шунда солист, гитарачы итеп чакырдылар. Төркемебез «Чил Драйв» дип атала. Без анда 8 кеше. Җитәкчебез – Илдар Сәгъдиев. Бик яратып йөрим мин анда.

– Музыкадан тыш башка кызыксынуларың бармы?

– Җәй көне Рүзәл Минһаҗевның командасында калайдан тәрәзә йөзлекләре, почта тартмалары ясарга өйрәндем. Авыр, әмма күңелле эш.

– Быел син 9нчы сыйныфта бит инде. Алга таба нинди планнар?

– БДИларны яхшы гына тапшырырга да, көллияткә укырга керергә.

– Тугыздан соң китәм дисең инде, алайса. Кем булырга телисең?

– Тормышымны музыка белән бәйлисем килә. Шул юл белән китәм.

– Уңышлар, Илвир! Яңа-яңа җырлар көтеп калабыз.

 

Гөлназ Йосыпова:

(Мөслим сәнгать мәктәбе укытучысы)

– Илвир кечкенәдән бик шук малай иде. Юк кына нәрсәләрдән дә кызыклар ясап йөрергә ярата. Әле беренче сыйныфта гына укый иде бугай. Яңа ел алдыннан кабинет ишеген шакыйлар. Барып карасам, беркем дә юк. Аннан тагын шакыйлар. Шактый уйнадык шулай. Аннары Кыш бабай шапкасы кигән, капчык тоткан Илвир килеп чыкты.

Тагын бер кызык хәл искә төште. Илвир беренче зачетка әзерләнә. Дима Биланның «Ночной хулиган» җырын сайлаган, шуны җырлыйм, ди. Әйтергә кирәк, мондый заманча җырларны зачетка чыгарган юк иде әле. Зачет көнне карасам, шаккаттым. Илвир образга кереп килгән. Перчаткаларының бармакларын кискән, шарфлар ураган.

 

Илдар Сәгъдиев:

(Мөслим районы, «Мизгел» яшьләр үзәгенең вокаль-иструменталь төркем җитәкчесе)

–  Группабыз 2-3 кеше белән генә башланып китте. Беренчеләрдән булып Илвирны чакырдык. Ул бик җайлы малай, әйткәнне тыңлый, көйне тиз эләктереп ала. Аның теләкләре зурдан,  тырыша. Укырга кереп, берничә елдан хушларны алырлык булсын инде. Сәхнәләрдә күрергә язсын Илвирны.

Ай Кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев