Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау»ның 4нче саны дөнья күрде

Беренче биттә - Иделия Габдрахманова.

 

Белешмә

Яше – 10.

Укый: Чаллы шәһәрендәге 52нче мәктәп.

Буе –130 см.

Йолдызнамәсе – үлчәү

Хыялы – ютубта канал ачу

Яраткан төсе – шәмәхә

Мультигы – «Леди Баг»

Йорт хайваннары: Куян, ташбака.

Күптән түгел «Көмеш кыңгырау» сайтында «Шаккаттырам» дигән бәйге уздырдык. Иделия Габдрахманова да бәйгегә видеосын җибәргән иде. Ул сәгатьләр буе кәгазьдән төрле нәрсәләр ясап утырырга ярата икән. Аерым бер темага багышланган кәгазь-сюрпризлар, оригамилар, рәсемнәр, сквишлар, тагын әллә ниләр инде, санап бетерерлек тә түгел. Иделия белән якыннанрак танышырга булдым. Өенә килеп керсәм, картиналар галереясенә эләктем дип торам. Коридордагы стеналар Иделиянең рәсемнәре белән тулган.

– Күргәзмәмә рәхим итегез, – диде ул.

– Менә сиңа мә! Нинди бай күргәзмә!

– Шундый традиция башлап җибәрдек. Иң матур рәсемнәремне күргәзмәгә эләбез. Озаграк торганнарын салдырабыз да, аның урынына яңаларын эләбез.

– Шулай матур итеп рәсем ясарга каян өйрәндең?

– Мин бәләкәй чактан ясыйм инде. 2нче сәнгать мәктәбендә белем алам. Анда 4 ел шөгылләнәм. Безгә төрле темалар бирәләр, шулар буенча уйлап чыгарып ясыйбыз.

–  Күргәзмәңдә иң яраткан рәсемнәрең кайсысы?

– Әнием белән үземнең портретым. Аннары «Куян» һәм «Ябалак» рәсемнәре.

– Син безгә җибәргән видеода кәгазьдән төрле эшләнмәләр ясарга яратам дип сөйләгән идең.

– Әйе. Бу минем хобби. Сәнгать мәктәбендә дә кайбер картиналараны аппликация техникасын кушып ясарга кирәк. Мондый картиналарны мин бигрәк тә яратып ясыйм инде. Кисеп ябыштырып утыру – минеке инде.

– Шул видеодагы «сюрприз»лар турында да әйтеп кит әле.

– Төрле темага кечкенә рәсемнәр ясыйм һәм кисеп алам. Мәсәлән, кием темасына кечкенә күлмәкләр, чалбарлар, кофта, футболкалар, топлар. Аннары кечкенә конывертлар ясап бу рәсемнәрне шунда салып ябыштырып куям. Соңрак аларны иптәш кызым, әнием белән бергә ачабыз. Кайсы чыгар микән дип көтеп торам инде. Менә шул сюрприз була.

– Синең монда «Сюрприз» конвертлар бик күп күренә.

– Төрле темаларга анда. «Хайваннар» да бар, «Бизәнгечләр», «Аяк киемнәр», «Күзләр»... Мин әле наклейкалар, сквишлар да ясарга яратам.

– Буш вакытың булу белән кәгазльләр кисәргә тотынасың алайса?

– Юк шул. Мәктәп көннәрендә бик вакыт булмый, өй эшләрен дә эшләргә кирәк, түгәрәкләргә дә җитешергә. Ял көннәрендә генә рәхәтләнеп ясыйм, кисәм...

 – Нинди түгәрәкләргә йөрисең?

– Инглиз теле клубына һәм мәктәптәге экология түгәрәгенә йөрим. Ике ел «Цирк» мәктәбенә йөрдем. Быел йөрмим инде.

– Әллә дрессировщик та булмакчы идеңме?

– Юк. Анда жонглерлык осталыгы дәресләре, гимнастика бар иде. Кыршаулар әйләндереп чыгыш ясарга да өйрәттеләр. Кыскасы, кызык иде. Быел анда йөрергә җитешмим. Безнең мәктәптә «Яшь блогер» дигән түгәрәк бар. Менә анда языласы килә.

– Әллә видеолар төшерергә яратасың?

– Әйе. Минем Лайки социаль челтәрендә аккаунтым бар. Мин анда төрле видеолар төшерәм. Әле Ютубта да «Кәгазь-сюрпризлар» дигән канал ачасым килә.

– Уңышлар. Синең дипломнарың да бик күп күренә. Күп конкурсларда катнашасың икән. Иң истә калганы кайсы булды?

– «Юная модель Закамья» конкурсы. Анда мин «Мисс фото» дигән номинациядә җиңдем. Бу бәйгегә мин бик озак әзерләндем. Бер ай тирәсе репетицияләргә йөрдек.

– Котлыйм! Иделия, «Мис фото» өйдә нинди икән?

– Башка кызлар кебек инде. Әнигә булышам, энемне карашам. Энем Илдан кечкенә әле. Аңа 2 яшь. Шулай да без бергә бик кызык уйныйбыз. Вакыт булса  үземә төрле макияжлар ясыйм. Яраткан геройларымның макияжларын кабатлап бизәнеп карыйм.

– Кызыклы шөгыльләрең күп икән. Уңышлар сиңа, Иделия!

Әңгәмәдәш - Ай Кызы.

 

Иделиядән мастер-класс

Рәсем-уен.

Кирәк:

- альбом бите

- карандаш

Бу уенны без өйдә «Каляка-маляка» дип атыйбыз.  Кәгазь битенә кемнәндер берәр фигура ясавын сорыйм. Ул теләсә нәрсә булырга мөмкин, иң кызыгы да шунда. Аннары мин шул фигураны дәвам итеп, берәр рәсем ясыйм. Кайвакыт ул мин уйлаганнан да шәбрәк килеп чыга. Тагын да кызыграк булсын өчен секундомсерны кушарга була. Мәсәлән ике минут эчендә нәрсә ясый алырсың икән.

Сез дә уйнап карагыз әле. Бик гади, шул ук вакытта бик кызык уен бу.


Сквишлы карандаш

Кирәк:

– скотч

– кайчы

– карандаш

– фломастер яки маркерлар.

–  альбом бите

– мамык яки салаван пакет

Альбом битенә ошаган бер рәсемне ясыйбыз. Зур булмасын – 2-3 см гына. Аннары аны буйыйбыз. Рәсемне кисеп алабыз. Һәм аның формасына туры китереп тагын бер кәгазь кисәбез. Аны да төрлечә буярга була. Шуннан рәсемнәрне ламинирлаган кебек итеп скотч белән ябыштырабыз. Арннары үз ара тоташтырабыз. Ике  башын ачык итеп калдырабыз. Аннан бер башына карандаш кертәбез дә беркетәбез. Ә икенче ягыннан булачак сквишка «эчлек» тутырабыз. Ул мамык та, пакет та булырга мөмкин, аннары ачык урынны скотч белән ябыштырып куябыз. Безнең сквишлы карандаш әзер. Мондый карандаш белән рәсем ясавы икеләтә күңелле бит инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев