Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау»ның 49нчы саны дөнья күрде

Беренче биттә - Саба районы кызы Азалия Мифтахова.

«Фәнсар»дагы өч көнем

Дуслар, сәлам барыгызга да. Икенче чирек тә ахырына якынлаша инде. Ура! Тиздән каникуллар! Минем өчен уку елының беренче яртысы күз ачып йомганчы узды да китте, вакыйгаларга бай булды ул. Иң истә калганы Алексеевск районында урнашкан «Фәнсар» базасында булды. Монда VIII Республикакүләм «Әнвәр Хәйри укулары» дигән фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Әлеге бәйгедә катнашу бәхете миңа да елмайды. Укулар нәрсәсе белән кызык булсын инде дип уйларга ашыкмагыз әле. Бу бит мәктәптәге кебек түгел, бөтенләй башка форматтагы укулар иде. Вакыйгаларга бай өч көнем турында сезгә язып китәргә булдым. 

1 нче көн

Изге Биләр җиренә кичен генә килеп җиттек. Шундый матурлык иде анда! Җәен Биләргә «Сәләт» форумнарына бара идек, бу юлы «Фәнсар» базасына килдек. Монда әле мин беренче тапкыр гына булсам да, шундый рәхәт, күңелгә якын җир булды ул. Корпусларга урнашканнан соң, «Мирах» клубы оештырган интеллектуаль уенга җыелдык. «Саба кызлары» командасы белән 2нче урынга лаек булдык! 

2 нче көн

Конференциянең рәсми ачылыш тантанасы, жюри әгъзалары белән танышу... Бик дулкынландыргыч мизгелләр белән башланып китте әлеге көн. Экспертлар мастер класслар үткәрде. Кирәкле һәм файдалы мәгълүмат алдык. Аннан Биләр музей-тыюлыгына сәяхәт кылдык. Шундый матур, милли, экспонатларга бай музей ул. Сезгә дә барып кайтырга киңәш итәм! 
Кичен инде Биләр турында кинофильм карадык. 

3 нче көн

Көтеп алынган көн килеп тә җитте. Бүген тикшерү эшләребезне яклыйбыз! Жюри әгъзалары арасында Хуҗин Фаяз Шәрип улы, Таҗиева Лена Кәлимулла кызы һәм башка күренекле белгечләр бар иде. Шундый атаклы кешеләр алдында чыгыш ясау аеруча дулкынландыра!
Матур гына чыгыш ясаганнан соң, нәтиҗәләрне дә белдек. Мин — җиңүчеләр рәтендә! Йөземдә елмаю, күңелемдә шатлык...

Менә шулай күңелле һәм мавыктыргыч үтте Биләрдәге өч көнем. Әле тагын да яңа үрләр яуларга язсын иде дигән теләктә калам.

Азалия Мифтахова, Саба районы, Эзмә мәктәбе, 10нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев