Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау»ның 48нче саны дөнья күрде

Беренче биттә - Шаян ТВ каналының «Сәйлән» телевизион балалар фестивалендә җиңгән Адилә Ишалина.

Матур җырлар «Сәйләне» 

Мин, татар теленә, моңына гашыйк милли җанлы кыз буларак, бер сөенечем турында язмыйча булдыра алмыйм. Шаян ТВ каналында «Сәйлән» телевизион балалар фестивалендә быел сигез бала җиңде. Шуларның өчесе минем яраткан Чаллымнан. Алар — Адилә Ишалина, Зәлинә Шакирова, Ранель Кәрәмиев. Адилә – минем сеңлем. Мин аның җанатары буларак «Сәйлән»гә бардым. Балалар чыгышларын карап утырдым. Шулай итеп мин дә бәйге мохитендә яшәп алдым. 

Бу бәйге дүрт өлештән торды. Беренче өлештә балалар татар халык җырларын башкарды. Икенче өлеш Әлфия Авзалованың иҗатына багышланган иде. Балалар аның репертуарындагы җырларны җырладылар. Өченче өлештә сәйләнлеләр Шаян ТВ каналы үткәргән «Балачак җыры» бәйгесендә җиңеп чыккан җырларны башкардылар. Монысы авыррак булыр дигән идем, чөнки алар ике атна эчендә бер дә белмәгән, ишетмәгән җырларны өйрәнделәр. Соңгы өлеш — альтернатив җырлар этабы иде. Монда татар җырын башка стильдә башкарырга кирәк булды. 

Әле иң мөһиме, аларга Винера Ганиева, Филүс Каһиров, Зәйнәп Фәрхетдинова, Илгиз Шәйхразиев кебек дәрәҗәле, мәртәбәле жюри әгъзалары бәя бирде, үзләренең теләкләрен, киңәшләрен әйтте. 

Һәм беләсезме, мине нәрсә куандырды: балалар үзара татарча сөйләштеләр. 26нчы ноябрь көнне Казаныбызның Муса Җәлил исемендәге татар опера һәм балет театрында «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре катнашында Шаян ТВ каналының 5 яшенә багышланган гала-концерт узды. Андагы матурлыкка, хозурлыкка сокландым. Сәхнәдә иң сәләтле татар балалары иде. 

Ул концертны телевизордан да карап булачак. 16нчы декабрь көнне сәгать 14.00дә ТНВ каналыннан, 17нче декабрь көнне сәгать 17.00дә Шаян ТВ каналыннан күрсәтеләчәк. 
Хәзер инде Чаллыбызның горурлыгы булган җиңүчеләребез турында язасым килә. 
Адиләбез 13нче сәнгать мәктәбендә һәм Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә белем ала. Ул шәһәребездә инде ике тапкыр «Татар кызы» титулын яулады. 

Зәлинә 13нче сәнгать мәктәбендә һәм «Адымнар-Чаллы» гимназиясендә укый. Ул фортепианода да уйный, нәфис сүз бәйгеләрендә дә катнаша һәм гел беренчелекне яулый. Адиләне һәм Зәлинәне җыр-моңга, вокал серләренә өйрәткән укытучы — Ләйсән Госманова. 

Ранель 4нче сәнгать мәктәбендә һәм 57нче «Притяжение» гимназиясендә белем ала. Ранель әле гармунда һәм курайда шәп итеп уйный. Ул ике тапкыр «Татар малае» исеменә лаек булган егет. Аны җыр серләренә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәфисә Әхмәтшина өйрәтә. 

Афәрин, дусларым, сез "Сәйлән"дә бик шәп чыгыш ясадыгыз. Мин чын күңелдән сокланып карадым. 

Айсылу Ишалина, Чаллы шәһәре, 2нче татар гимназиясе, 11нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев