Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау»ның 47нче саны

Беренче биттә - Чаллының 9нчы мәктәбендә эшләп килүче «Кояшкай» КВН командасы кызлары-егетләре.

Ут «Кояшкай» командасы 
Таныш булыгыз, сезнең каршыгызда Чаллының 9нчы мәктәбендә эшләп килүче «Кояшкай» КВН командасы кызлары-егетләре — Азалия Шәйхайдарова, Зәлинә Ислямова, Азалия Хәмзина, Искәндәр Ямалов һәм Ришат Петров. Үзләре дә кояш кебек балкып торганга, аларның командасы шулай атала. Девизлары да истә кала торган: 
«Без команда — „Кояшкай“, 
Кояш кебек матуркай. 
Ул безгә юл күрсәтә, 
Ничек инде җиңмәскә?» — ди алар. Һәм, әлбәттә, җиңәләр дә. Күптән түгел генә «Әйдә, шаярт!» КВН лигасының зона этабында «Көзге кубок» фестивалендә катнашып, җиңү яулаганнар һәм гран-прига лаек дип табылганнар. Уенчылар Ильяс Хәсәнов Кубогы һәм акчалата призлар белән бүләкләнгәннәр. 

"КВН"чылар белән якыннанрак танышу өчен мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары — Раушания Хатмуллина һәм Ирина Кареева безне үзләренә кунакка чакырды. Ә без исә бик теләп ризалаштык. Без чакырган һәр чарага барырга тырышабыз. Һәм барган җирдән яңа танышулар, кызыклы очрашулар, күңелле хәтирәләр туплап кайтабыз. Бу юлы да нәкъ шулай булды. Гадәттә, очрашу мизгелләре концерт номерлары белән үрелеп бара. Әлеге мәктәпнең бик тә талантлы, иҗади кызлары-малайлары безгә шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, дәртле биюләр башкарып күрсәттеләр. Алай гына да түгел, очрашуыбызның төп сәбәпчесе булган "Кояшкай"лар бер бәйләм юмор бүләк итте безгә. 

Аларның чыгышы, чынлап та, аерым игътибарга лаек иде. Команда сәхнәгә чыгуга, кояш үзе якты нурын сипкән кебек тоелды. Барысы да кояш кебек якты алар чөнки. Ә миниатюралары шулкадәр тормышчан һәм юморга бай. Командада 5 кеше катнаша. Аларны, дөрестән дә, бер йодрык сыман дип әйтергә кирәк. Барысы да бердәм, үзара дустанә мөнәсәбәттә икәнлеге күренеп тора. Шулай булмаса, төрле сыйныф укучылары бер команда булып йөри дә алмас иде. «КВН»чылар үзләре белән таныштырып үттеләр. 

— Командабыз 1 ел элек оешты. Биредә барыбыз да мәктәпнең активистлары. Төрле олимпиада, конкурсларда катнашып киләбез. Һәм командабыз белән җиңүләр яулыйбыз. Узган ел «Су анасы» турында кызыклы видеоролик төшереп, 1нче урын алдык. Апрель аенда Казанда «Мин татарча сөйләшәм» квест уенында катнашып, «Иң дус команда» дигән исемгә лаек булдык. Әле алга таба да планнар күп, тагын Казанга «Әйдә, шаярт!» КВН лигасына барасыбыз килә, — диделәр. 

— Юморлар кайчан һәм ничек туа? 
— Юморларны без барыбыз бергә җыелып уйлыйбыз. Кемдер нинди дә булса идея тәкъдим итә һәм үзеннән-үзе миниатюра килеп чыга. Мәсәлән, туйдагы күренеш миниатюрасы минем фикер белән барлыкка килде. Һәм хәзер без аны сәхнәдә бик яратып уйныйбыз, — ди Искәндәр Ямалов. 
— Без сәхнәгә чыгуга, халык кул чаба башлый. Юморларыбыз кызык безнең чөнки. Ахырына кадәр тыңлап бетермичә дә көләргә, алкышларга тотыналар. Ул вакытта үзебезгә дә кызык булып куя, — ди кызлар. 
— Командагызга өстәлергә теләүчеләр булса, тагын берәрсен алыр идегезме? 
— Юк, 5 кеше — идеаль сан безнең команда өчен. Иң башта ук командага килеп-китүчеләр күп булды. Ә нәтиҗәдә, без шушы состав белән утырып калдык. Сәхнәдә һәр миниатюрада һәрберебезнең үз эше бар. Рольләребез дә үзебезгә туры килеп тора. Шуңа күрә, шушы командабыз белән алга таба да эшләргә планлаштырабыз, — ди Азалия Шәйхәйдарова. 
— Яңа юморлар өстендә эшлибез. Чөнки һәр аудиториягә аерым миниатюра әзерләргә кирәк. Әйтик, Чаллы тамашачысы белән Казандагысы аерыла. Шуңа күрә команда халыкның яшь категориясенә, аның төрлелегенә карап та юморны үзенчәлекле итәргә тиеш, — ди Ришат Петров. 
— Ә гран-при яулар өчен күпме тырышырга кирәк соң? 
— Бу зур җиңү җиңел генә бирелмәде, әлбәттә. Моның өчен җиң сызганып эшләргә туры килде: Маузир Гыйниятуллин кубогына КВН фестивалендә катнашып, беренче чирканчык ясау һәм «Сезон ачылышы» номинациясен яулау, аннары каникуллар буе иртәдән кичкә кадәр Чаллы Татар драма театрына репетицияләргә йөрү, сценарий өстендә бертуктаусыз эшләү, сәхнәдә үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәнү — безгә зур дәрес булды, — ди егетләр-кызлар. 

Очрашуның икенче өлешендә без, «Көмеш кыңгырау»лар, газетабызның эшчәнлеге белән таныштырып, андагы рубрика-сәхифәләргә күзәтү ясадык, кызыклы видео күрсәттек. Һәм балалар белән дә уйнап алырга өлгердек. Һәр санның 8нче битендә чыгып килүче сканворд-кроссворд сорауларына укучылар «эх» та итмичә, бер авырлыксыз җавап бирә тордылар. Афәрин, укучылар! 

Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев