Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау»ның 46нчы саны дөнья күрде

26нчы ноябрь көнне безнең иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе — Әниләр көне булып үтте. Әниләрегезне барыгыз да матур итеп котлагансыздыр дип уйлыйбыз.

Кояш кебек
Әнием өйдә булганда,
Өйнең җылысы арта.
Кояш нурлары шикелле,
Безне үзенә тарта.

Безгә кыен вакытта да ,
Ярдәмгә әни килә.
Башымнан сыйпап ала
үзе елмаеп-көлә.

Бар борчулар онытыла
Ул янәшә чагында
Иң кадерле минутлар
Тик әни кочагында.
Әмир Шәмсиев, Актаныш районы, Пучы урта мәктәбе, 3нче сыйныф. 

Әниемне сөендерим әле 
26нчы ноябрь көнне безнең иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе — Әниләр көне булып үтте. Әниләрегезне барыгыз да матур итеп котлагансыздыр дип уйлыйбыз. Әниегезне елмайтырга көн дә сәбәпләр табылып торсын. Әнине шатландырыр өчен күп тә кирәкми кебек. Синең йомшак сүзең, игътибарың, кечкенә генә ярдәмең дә җитә. Әнине ничек кенә зурласак та аз булыр төсле. Иң матур чәчәкләр, иң тәмле ризыклар һәм тагын әллә ниләр бүләк итәсе килә. Бар назыбызны, җылыбызны кушып кулдан эшләгән бүләгебез аның өчен иң кадерлеседер мөгаен. 
Әниләр көне уңаннан ВКонтактедагы сәхифәбездә «Мин әнигә булышам» дигән фотобәйге уздырдык. Шул кадәр күп фото килер дип уйламаган идек тә. Безнең укучыларыбыз әниләренә бик нык ярдәм итәләр икән бит. Малалайлар да камыр баса, токмач кисә, кызлар утын өешә, өй эшләрендә дә булышалар, кар да көрәшәләр. Кыскасы, афәрин барыгызга да. Әниең эштән кайтып керүгә өйдә тәртип ясасаң, әле аңа өстәп берәр тәмлүшкә дә пешерсәң, менә сөенәчәк инде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев