Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау»ның 41нче саны дөнья күрде

Яңа санның беренче битендә Казанның 18нче мәктәбендәге театр студиясенә йөрүче Әминә Хәйретдинова һәм Нәсимә Насыйбуллина.

Беренче битне, шулай ук, Гөлчирә Нәҗметдинованың «Көз – рәссам» дигән шигыре бизи.

Яңа санда сез:

  • Әмир Фәрхуллинның «План – кулымда, презентация – флешкада, ә каушадым!» дигән язмасын;
  • «Авылдагы динозаврлар» турындагы «Бу кызык» дигән сәхифәне;
  • «Беренче театр: бездә шкафлар да сөйләшә!» дигән язманы;
  • Шагыйрә, журналист, «Мәйдан» журналы баш мөхәррире Лилия Фәттахованың юбилее уңаеннан аның Фирүзә Ибраһимова белән әңгәмәсен;
  • Лилия Гыйбадуллинаның «Бишенче гомер» повестының дәвамын;
  • «Укучылар иҗаты» сәхифәсендә әтиләргә багышланган шигырьләр һәм язмалар;
  • ә инде сигезенче биттә мәзәкләр, әкиятләр һәм математик биремнәрне чишеп, читек бизи торган башваткычны таба аласыз.

     

Бер мәзәк:

Табиб кечкенә Кәримнең ишетү дәрәҗәсен тикшермәкче булып, пышылдап кына дәшә:

– Кәнфит.

Кәрим пышылдап җавап бирә:

– Миңа ярамый - аллергия...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев