Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау»ның 34нче саны дөнья күрде

Беренче биттә быел Чаллының 52нче мәктәбенә 4нче сыйныфка баручы Сәфинә Фәизова.

Шулай башланды!
Яңа уку елы башланды. Матур киенеп, чәчәк бәйләмнәре тотып, горур адымнар белән мәктәпкә таба атлау... рәхәт тә, кыен да инде бераз, әйеме? Кемдер быел беренче сыйныфка аяк басадыр, ә кем өчендер бу уку елы соңгысы булып истә калачак. Борчылмагыз әле, дуслар, уңышлы булачак ул, һичшиксез, кызыклы булачак! 

Ә менә Сәфинә Фәизова быел 4нче сыйныфка бара икән. Чаллының 52нче мәктәбенә. Сәфинәнең мәктәбе быел (ремонттан соң!) аеруча матур шул. Сәфинә үзе дә әнә ничек балкып тора бит! 

— Мәктәпне сагындым! — ди ул. 
Яраткан фәннәрен дә санап китте Сәфинә — математика белән татар теле. Узган ел модельләр мәктәбенә йөргән булган ул. Ә быел инглиз теле түгәрәгенә язылачак икән. 

— Һәм бу елны да тырышып укырга инде планнар, — ди Сәфинә. 
— Укуны сагындым, дисең. Җәең күңелле үтмәдеме әллә соң? — дип шаяртабыз без.
— Җәйне бик рәхәт, күңелле үткәрдем. Чөнки мин авылда идем. 

Әңгәмәбезгә Сәфинәнең сыйныф җитәкчесе Марсилә ханым Хөснетдинова да кушылды. 

— 1нче сентябрь — дулкынландыргыч бәйрәм инде ул, — диде Марсилә ханым. — Быел мин менә, укытучы буларак, 34нче белем көнен каршы алам. Һәм ел саен, мәктәпкә беренче генә тапкыр килгән кебек, дулкынланам. Без, башлангыч сыйныф укытучылары, укучылар белән якынаеп бетәбез инде. Сәфинәләр сыйныфта 27 бала — 13 кыз һәм 14 малай. Минем өчен алар барысы да якын. Быел чыгарылыш еллары. Яхшы күрсәткечләргә ирешеп һәм истә калырлык кызыклы итеп үткәрергә насыйп булсын иде бу уку елын!

Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев