Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау»ның 2нче саны дөнья күрде

Әгәр бездә кыш булмаса, кар яумаса?!.. Каядыр ерактагы таулардан чаңгыда шуарга хыялланып ятар идек. Бәхеткә, бездә чын кыш бар.

Ә без карга шат кына
Әгәр бездә кыш булмаса, кар яумаса?!.. Каядыр ерактагы таулардан чаңгыда шуарга хыялланып ятар идек. Бәхеткә, бездә чын кыш бар. Быел ул карга бигрәк тә мул булды. Фотодагы кызлар-малайлар карга шатланып туя алмыйлар. Бүген физкультурада кабат чаңгыда шуарга чыкканнар. Әй, күңелле инде бергә чаңгыда узышу. Ә таудан төшкәндә ничек рәхәт... Эчне нидер кытыклый, ә син егылмаска тырышып, алгарак иеләсең. Аннан кабат, кабат менәсең.

— Без физкультура дәресендә чаңгыда шуарга чыгабыз шулай. Өйрәнеп беттек. Бүләк урманына барабыз. Анда чаңгы юлы да бар. Мондый физкультура ошый безгә, — диештеләр укучылар. 

Яшь чаңгычылар Актаныштагы беренче мәктәпнең 3Б сыйныфында белем алалар. Алар сезгә «физкультпривет» тапшырырга куштылар.

Чаңгыда йөрү кызык кына түгел, ә бик файдалы да. Чөнки чаңгыда шуганда барлык төр мускуллар эшли: арка, аяк, кул, пресс. Тигез булмаган өслектән барганда, син гәүдәңне контрольдә тотарга өйрәнәсең. Спорт белән шөгыльләнү эндорфин (шатлык гормоны) булдыруга ярдәм итә. Ә матур кышкы пейзаж кәефеңне тагын да күтәрәчәк. 

Син нәрсә сайлыйсың: чаңгы, чана, тимераяк?

Сүз уңаеннан

Кытайда чаңгы шуа торган робот уйлап тапканнар. Аны Шанхай университеты инженерлары ясаганнар. Роботның чаңгыга эләктереп куя торган дүрт аягы һәм чаңгы таякларын «тота» торган өстәмә ике кул кебек нәрсәсе бар.

Ул секундына 10 метр тизлек белән хәрәкәт итәргә, борылырга, маршрут планлаштырырга, очраган киртәләрне узарга һәм кеше белән хезмәттәшлек итәргә сәләтле икән.


Фото авторы Инзилә Мәзнәвиева.
Сулдан уңга Резеда Ситдикова, Данир Нәбиев, Эльза Шайхразиева, Самат Сафиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев