Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау»ның 22нче саны

Сабан туе да җитте.

Табигать гел үзгәрештә. Әле генә сыерчыклар кайткан, беренче умырзаялар баш калкыткан иде. Сабантуй да килеп җитте. Бу милли бәйрәмне ел саен шулай көтеп алам. Матур күлмәгем дә күптән әзер инде. Тизрәк туганнар белән очрашасым килә. Дуслар белән бергә бәйрәм итү ничек рәхәт. Һәр бәйрәмнән ниндидер яңалык көтәм мин. Ә сез сабантуйны көтәсезме, дусларым?

Иделия Камалова, Саба районы, Олы Кибәче мәктәбе, 2нче сыйныф.

Сабан туенда сиңа иң ошаганы нәрсә?

Илъяс Сираев: Миңа Сабан туенда иң ошаганы — ул капчыклар киеп йөгерү.

Зилә Шәрәфиева: Ә миңа ат чабышлары ошый.

Азалия Мифтахова: Иң яратканы, әлбәттә, атлар чабышы инде. Шулай ук волейбол уенын да яратып карыйм.

Зәринә Гыйльметдинова: Сабан туенда барлык чаралар, уеннар да шәп. Ә менә иң ошаганы: атлар чабышы.

Әнвәр Мөхетдинов: Егет буларак, мин көрәшкә гашыйк. Энем дә көрәшче, аның да бил алышканын карарга яратам. Ләкин бигрәк тә зур-зур абыйларның бер-берсен әйләндереп атуларын карау ошый. Боларны күтәреп тә булмый бит инде, дип уйласам да мин, чистага аталар да бәрәләр бер-берсен. Монда беләк көче генә түгел, баш миенең көче дә бик мөһим инде.

Көрәштән башка Сабантуйны күз алдына да китереп булмыйдыр ул. Иң ахырдан бар халык җыелып, шушы тамашаны карый. Чыннан да, бик кызык һәм үзенә җәлеп итә торган бит ул көрәш!

Рәисә Абдуллина:
Сабан туенда иң сокландырганы — халыкның бердәм, татулыгы. Гаилә белән килә торган мондый күркәм бәйрәмнәр әллә ни күп тә түгел бит үзе.
Авылдашлар да гүя берләшә. Ак яулыклы әбинең оныкларына татлы мамык алуын күрүе шулкадәр җанга рәхәт. Ә ярышларга килгәндә. Ат чабышы соклангыч. Аеруча моның Сабан туен чагылдыручы күркәм бер традиция булуы сөендерә.

Ислам Гиндуллин: Миңа иң ошаганы — көрәш! Бетте-китте.

Диләрә Хөсәенова: Ә мин атлар чабышын карарга яратам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев