Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау»ның 1нче саны дөнья күрде

Беренче биттәге фотода сез Чаллыдан Сәйфуллиннар гаиләсен күрәсез.

Бергә бар да күңелле 

— Әти-әни белән бергәләп чаңгы, чанада шуу бигрәкләр дә күңелле. Без ялларны гел бергә үткәрергә тырышабыз. Паркларда, урманда саф һавада булабыз, тимераякларда да шуабыз. Төрле ял базаларына барабыз. Бергәләп сноубордта да шуган бар әле, — дип сөйләде Айсылу. 

Әлеге фотода сез Сәйфуллиннар гаиләсен күрәсез. Айсылу – әти-әнисенең олы кызлары. Газетабызның беренче санын шушы матур гаилә фотосы белән башлап җибәрүебез юкка гына түгел. 2024 ел Россиядә Гаилә елы итеп билгеләнде.

Айсылу Сәйфуллина бик актив һәм талантлы кыз. Ул Чаллыдагы 31нче мәктәпнең 10А сыйныфында белем ала. Укуы яхшы, көндәлегендә гел 4-5 билгеләре генә. Укытучылар аны мактап кына торалар, мәктәптә ул иң актив укучыларның берсе. Айсылуның ясаган рәсемнәрен күрсәгез, исегез китәр. Шулай ук ул шигырьләр язу белән дә мавыга.

— Айсылу, сәлам. 2024 ел Россиядә гаилә елы дип игълан ителде. Әйдә шул хөрмәттән гаиләң белән таныштырып үт әле. 
— Минем әниемнең исеме Ландыш. Әтиемнеке — Ришат. Алар 17 ел бергә матур итеп яшиләр. Бик актив үзләре. Әнием менә күптән түгел «Көмеш кыңгырау»ның Вконтакте төркеменедә әниләргә багышланган марафонда катнашты һәм җиңде. Мин әтием белән әниемне бик-бик яратам. Без гаиләдә өч бала. Сеңелләрем бар.

— Сеңелләрең булгач күңелледер инде?
— Әйе. Шунсы кызык, без бертуганнар булсак та, холыкларыбыз төрле. Шулай да без бик тату, бер-беребез өчен җан атып торабыз. Әйдәгез, алар белән дә бераз таныштырып китәм. Гөлназга 10 яшь. Ул мин укыган мәктәптә 4нче сыйныфта белем ала. Ударница. Ул шулай ук рәсем ясарга ярата. Иҗат эшләре матур килеп чыга. 

Шулай ук Гөлназ татар теле укытучысы белән конкурсларда катнаша. Матур итеп татар телендә шигырьләр укый. 

Иң кечкенә сеңлебез — Зәринә. Аңа ике генә яшь әле. Ул шундый шук, күрсәгез... Бер тик тормый. Балалар бакчасына йөри, өйгә кайткач, өйрәнгәннәрен күрсәткән була. Кызык. 

— Син бик актив кыз. Рәсемнәрең дә бик матур, шигырьләр язганыңны да белдек. Күбрәк нинди темаларга иҗат итәсең?
— Рәхмәт. Мин күбрәк хис-кичерешләргә багышланган шигырьләр язам. Соңгысы гаилә белән бергәләп Яңа ел каршылау турында иде. Рәсем ясау иң яраткан шөгыльләремнең берсе дип әйтсәм дә була. Менә күптән түгел акрил гуашь белән ясаган картинамны тәмамладым. Ул төнге пейзаж. Мин аны әниемә бүләк иттем. Әни аны эшенә алып барып элеп куйды. «Мине көн дә сөендереп торсын», — диде. 

Мин модельләр мәктәбенә дә йөрим. Бу шөгыль дә миңа бик ошый. 

— Афәрин! 
— Мин сезне тагын бер гаилә әгъзасы белән таныштырмаганмын бит әле. (көлә) Бу — Снежок. Безнең яраткан тутый кошыбыз. Ул шундый шук. Кулга килеп куна, чукып та алырга мөмкин. Без аны бик яратабыз. Аны күзәтеп торуы кызык. 

— Яшьтәшләреңә нинди киңәшләр бирер идең?
— Туганнарыгыз белән тату булыгыз. Әти-әниегезне тыңлагыз. Алар бит безнең иң якын кешеләребез. Гаиләдә гармония булса, бар да яхшы булачак. Иҗат итәсе, яхшы билгеләргә укыйсы килә. Актив булыгыз. Шул. 

Тагын форсаттан файдаланып, дигәндәй, яраткан әбиләремә газета аша сәлам юлласам шәп булыр иде. Наилә әбием, Алия әбием, мин сезне бик яратам, сәламнәр!

— Уңышлар, сиңа Айсылу, хуш!

Әңгәмәдәш - Ай Кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев