Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау»ның 16нчы саны дөнья күрде

«Kazan Quest»та «Куян чәе».

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе елдан-ел кызыклырак уза. Быел акция берничә чараны берләштерде. Мәктәп укучылары өчен иң мавыктыргычы - «Kazan Quest» уены булгандыр. Исеменнән күренгәчә, уен квест формасында уза.

23нче апрельдә башкалабызга Казанннан гына түгел, ә республиканың төрле районнарыннан 37 мәктәптән 200 бала җыелды. Алар 7-11 сыйныф укучылары иде.  Барлыгы 19 команда җиңү өчен көрәште. 26нчы апрельдә Казанда узган гала-концертта җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды.

Нәтиҗәдә, Мөслим гимназиясе командасы гран-прига ия булды. Бу командада җиде укучы, алар 10нчы сыйныфта белем алалар. Укучылар бу чарага татар теле укытучылары Гөлшат Мирзаморатова белән барганнар.

– Чарада безгә «Мин татарча сөйләшәм» логотибы төшерелгән футболкалар бирделәр. Аннан уен башланды. Квест барышында 20 ноктада тукталырга, төрле биремнәр үтәргә кирәк иде. Алар барысы да бик кызык һәм мавыктыргыч булды. Тукай әкиятләренең киресен сәхнәләштереп видео төшерү, мем, коллаж ясау, интервью алу, элмә такталарының дөреслеген тикшерү, әдәби әсәрләрне тану...

Мемнар турындагы бирем бигрәк тә кызык иде. Телефондагы кушымта ярдәмендә ясадык аны. Безнеке «Куян чәе» дигән мем килеп чыкты. Һәр ноктада мифологик геройлар – Шүрәле, Зилант, убырлы, бичура, Зөһрә кыз, су анасы белән очраштык. Дөресен генә әйткәнде квест ахырына без бик арыган идек, күп йөрелде бу көнне. Гран-при икәнен ишеткәч, шатлыктан сикердек, – дип сөйләделәр укучылар.

Квест уенының башка җиңүчеләре белән дә таныштырып китик: Беренче урынны Актаныш мәктәбе яулады, Икенче урында – Әлмәтнең «Адымнар» күп телле белем бирү комплексы һәм

КФУның IT-лицее. Өченче урында – Чаллының «Адымнар» күп телле белем бирү комплексы, Казанның 27 нче гимназиясе һәм Арча районы Апаз мәктәбе.

Иң җитез татар укучыларының нинди мәктәпләрдән икәнен белдек инде. Афәрин!

Ай Кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев