Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау»ның 13нче саны дөнья күрде

Беренче биттә – «Татар кызы – 2023» исеменә лаек булган 62нче белем бирү үзәгенең 5нче сыйныф укучысы Эльмира Фәйзрахманова.

Күптән түгел Чаллының «Эврика» шәһәр мәдәният үзәгендә «Татар кызы – 2023» бәйгесе узды. Конкурсның төп геройлары – шәһәрнең иң чибәр, булган, уңган 5-8нче сыйныф укучылары осталыкларын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә «Татар кызы – 2023» исеменә 62нче белем бирү үзәгенең 5нче сыйныф укучысы Эльмира Фәйзрахманова лаек дип табылды.

– «Татар кызы» бәйгесендә мин инде икенче тапкыр катнашам. – дип сөйләп китте безгә Эльмира. – Узган ел 1-4 сыйныфлар арасында узган бәйгедә «Милли традицияләр буенча тәрбияләнгән кыз» номинациясенә ия булган идем. Быел да җиңәргә дип бармадым баруын. Әзерләнергә вакыт та бик аз булды...

– Әлеге конкурста йөз-кыяфәтнең матур булуы гына җитмидер?

– Ул да роль уйныйдыр, әлбәттә. Ләкин жюри синең сәләтеңне, тырышлыгыңны да исәпкә алып, баллар куя. Жюри әгъзаларын тыйнаклыгым, ә кирәк вакытта кыюлыгым белән җәлеп иткәнмендер, дип уйлыйм. Җырлаганда мин үземне сандугач, биегәндә суда йөзгән аккош кебек хис итәм. Жюри әгъзалары да шуны күреп алганнардыр, бәлки.

– Бу бәйге башка конкурслардан нәрсәсе белән аерыла?
– Быел ул беренче тапкыр яңа форматта оештырылды. Без сәхнә теле, җыр-бию, дизайн буенча мастер-классларда катнаштык. Токмач кистек, чигәргә өйрәндек. Республиканың Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин һәм «Ак калфак» оешмасының Чаллы бүлеге җитәкчесе Фирдүсә Әюпова белән җанлы әңгәмәдә катнаштык. Кызганычка каршы, башка бәйгеләрдә мондый кызыклы мастер-класслар, җанлы әңгәмәләр юк иде.

– Синеңчә, «Татар кызы» нинди булырга тиеш ул?
– Татар кызлары электән тыйнак, тәрбияле, акыллы һәм эшчән булулары белән аерылып торган. Хәзер дә шулай булырга тиештер. шуның өстенә җырлый-бии дә белсәң...

– Җиңү авыр бирелдеме? Сиңа кайсы этап авыррак тоелды, ә кайсы биремне бик теләп башкардың?

– Токмач кисү минем өчен авыррак булды. Җәй көне әбием янында күбрәк өйрәнермен инде (көлә). Калган этаплар җиңел бирелде. Шигырь сөйләдем, биедем...

– Бу бәйге сине нәрсәгә өйрәтте икән?

– Бирешмәскә. Яңа танышулар, уңай эмоцияләр дә күп булды.

– Тагын нинди бәйгеләрдә җиңү яулаганың бар иде? 
– Күп инде алар. «Факил Сафин иҗатына багышланган II төбәкара фәнни-гамәли конференция», «Туган як моңнары», «Бәхет йолдызы», «Без бергә» кебек фестиваль-конкурслар, «Татарстан хәзинәләре» шәһәр программасы, «Җиде нота» XII республика конкурсы, дисеңме. Барысына да өлгерәм. Һәм укуда да сынатмаска тырышам!
Әңгәмәдәш – Гөлинә Гусамова.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев