Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау»ның 11нче саны дөнья күрде

Зәлия Галләмова: «Сәхнәгә чыкканда дога укыйм».

Бүген сезне Зәлия белән таныштырабыз. Әтнә кызы ул, Олы Әтнә урта мәктәбенең 4нче Б сыйныфы укучысы. Бүген үзенең зур сөенече белән уртаклашты Зәлия – «Йолдызлык» бәйгесендә районда да, зона турында да 1нче урыннар яулаган. Хәзер инде Казанда, «Уникс» концертлар залында  узачак өченче турга әзерләнә икән.

– Зәлия, сер итеп кенә әйт әле, сәхнәгә чыкканда сиңа нәрсә уңыш китерә, берәр сынамышың бармы? – дип кызыксындык без.

– Дога! – дип җавап бирде Зәлия. – Мин барысын да Аллаһка тапшырып,  «Ихлас» сүрәсен укыйм.

– «Йолдызлык» телевизион бәйгесенең зона турында җиңүеңне беләбез. Әтнәдән тыш нинди районнар катнашты анда?

– Биектау, Теләче, Кукмара, Саба, Арча, Балтач.

– Һәм бу җиңүең (дипломнан тыш) сиңа нәрсә бирде?

– Казанның «Уникс» концертлар залында чыгыш ясау мөмкинлеге. Һәм башка зона туры җиңүчеләре белән узышу мөмкинлеге дә, билгеле. Минем өчен дә, әти-әнием, укытучым өчен дә зур бүләк булды ул.

– Нинди җыр башкардың инде?

– «Жыйдым җиләк» дигән халык җырын.

– Халык җырларын яшьләр яратмый кебек тоела инде минем үземә.

– Ә миңа ошый. Остазым Лилия апа белән (мин сәнгать мәктәбендә дә укыйм) без иң матур җырларны бергәләп сайлыйбыз. Киләчәктә «Су буйлап» җырын башкарасым килә.

– Казанда чыгыш ясау куркытадыр, әйеме?

– Юк, дулкынланам гына. Дөрес, Казанда минем беренче генә чыгыш ясавым түгел. Иң истә калганы – «Сандугач» җыр конкурсы булды. Анда да 1нче урынга лаек булдым. Һәм бүләкне яраткан, хөрмәт иткән җырчым Винера Ганиева кулыннан алдым.

– Кем белән дуэт җырлар идең, Зәлия?

– Зәйнәп апа Фәрхетдинова белән.

– Танылган җырчы булып, бик күп акча эшләсәң, аны нәрсәгә тотар идең?

– Ятимнәргә, авыру балаларга булышыр идем.

– «Голос» проектына бару планыңда бармы?

– «Голос» – бик зур проект. Аллаһ теләсә, барырмын.

– Русча, инлгизчә, татарча – кайсы телдә җырларың күбрәк?

– Мин әлегә татар телендә генә җырлыйм. Киләчәктә чит телдә җырларга туры килсә дә, татар телен беренче урынга куячакмын.

– Әниеңә нинди җыр бүләк итәр идең?

– Әниемә һәр җырым бүләк. Ул үзе дә җырларга ярата. Туган көнендә «Әнкәмнең догалары» җырын бүләк иттем.

– Җеннәргә, йорт ияләренә, һәртөрле могҗизаи затларга ышанасыңмы?

– Бардыр инде алар. Җеннәр турында китапларда да язылган бит. Аларны рәнҗетмәскә генә кирәктер дип уйлыйм.

– Дусларың синең уңышларыңнан бераз көнләшә микән?

– Юктыр дип уйлыйм, миннән нигә көнләшергә? Мин бик гади кеше бит.

– Рәхмәт, Зилә. Уңышлар сиңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев