«Көмеш кыңгырау» газетасының 40нчы саны дөнья күрде
Беренче биттә – Түбән Кама шәһәренең 13нче гимназиясендә укучы Амелия Романова, Сәйдә Габидуллина.
Әлеге санда сез менә ниләр хакында укый аласыз:
- Сез башкалар фикере өчен үзгәрер идегезме?
- Баш миен гел тонуста тоту өчен ниләр эшләргә кирәк?
- Чаллының 54нче гимназиядә 10 ел дәвамында «Карантин» КВН командасы эшләп килә
- 2нче гимназиядә Тнчурин артистлары белән очрашу булды
- Лилия Гыйбадуллинаның «Бишенче гомер» повестының дәвамы
- Чаллының 9нчы мәктәбе укучылары иҗаты
- Балык Бистәсе районы Күгәрчен мәктәбе укучылары иҗаты
- Әлмәттән Самат Әфләтунов әкияте һәм башка кызыклы язмалар.
Яңа саннан бер мәзәк:
Беренче сыйныфта дәрес бара. Укытучы:
– Балалар, телефоннарыгызны алып куегыз. Туктатыгыз CMC язышып утыруыгызны! Бүген без сезнең белән А хәрефен өйрәнергә тиеш...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев