Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау»ның 15нче саны дөнья күрде!

Газетабызның беренче битендә милли кием акциясендә катнашучы кызлар-егетләр.

Әгәр дә безнең социаль челтәрләрне күзәтеп барасыз икән, игътибар иткәнсездер, анда милли киемнәр флешмобы бара. Иң кызыгы шунда, без флешмоб игълан итмәгән идек!
15нче апрель көнне Башкортстанда милли киемнәр көне икән. Шул уңайдан бер язылучыбыз татар халык киемнәре кигән укучыларның фотоларын җибәрде. Шуннан күреп башкалар да җибәрә башлады. Шулай үзеннән-үзе флешмобка әйләнеп китте инде ул.
Әле һаман да милли киемле чибәр кызлар-егетләрнең фотолары килә тора.
Үз халкыгызның киемнәрен яратып, горурланып киясез икән, бу бик әйбәт, сөенечле күренеш инде, шулай бит?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев