Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау» газетасының 13нче саны дөнья күрде!

Әлеге санның төп темасы - Шәүкәт Галиев исемендәге өдөби-иҗтимагый премия тапшыру.

Шәүкәт Галиев премиясе – иң лаеклыларга

Өченче ел рәттән, шушы язгы матур көннәрнең берсендә без иң актив хәбәрчеләребезгә Шәүкәт Галиев исемендәге премия тапшырабыз. Дәрәҗәле премия инде ул, дөресен әйткәндә! Беренчедән, ул безнең Татарстан язучылар берлеге белән уртак проектыбыз, димәк анда берлек рәисе, безнең заманның кызыклы шәхесләреннән берсе Ркаил Зәйдулла үзе кул куя дигән сүз. Икенчедән, һәм иң мөһиме, Шәүкәт Галиев кебек иң олуг, күренекле балалар шагыйре исеме белән атала бит әле ул!

Быел да бу лаеклы бүләккә «Көмеш кыңгырау» газетасы белән даими хезмәттәшлек иткән бер өлкән авторыбыз һәм дүрт яшь хәбәрчебез ия булды.

Быел Шәүкәт Галиев премиясе ияләрен сайлау аеруча авыр булды. Чөнки, Аллага шөкер, күп бит безнең актив хәбәрчеләребез. Һәм, иң мөһиме, елдан-ел арта алар! Һәрберсенең күңелләрен күрәсе, зурлыйсы килә, ә премияләр дүртәү генә. Нишләргә? Кыскасы, шуннан соң өстәмә спонсорлар эзләргә карар кылдык без. Һәм табылдылар да алар, рәхмәт яугырлары! Бәйрәмгә дүрт урынына егермеләп хәбәрчебезне чакырдык. Һәм иң мөһиме – чакырасы, матур сүзләр әйтәсе килгән егет-кызларыбыз тагын да калды әле!

Шагыйрь турында без ниләр беләбез?

Тантана күренекле шагыйребез Шәүкәт Галиев турында видеотапшыру карау белән башланып китте.  Һәм урынлы да булгандыр, чөнки безнең премия ияләре бу дәрәҗәле бүләкнең нинди шагыйрь исеме белән бәйле булуын белергә тиешләр бит инде! Сәхнәдән аның «Туры Тукай» дип аталган шигыре һәм «Тамчылар тамар чаклар» дигән җыры да яңгырады, әлбәттә.

Тагын бер кадерле истәлек – кызы Алсу апа бүләкләнүче балаларга шагыйрьнең шәхси архивыннан китапларын да җибәргән иде. Һәм видеоязма аша җиңүчеләребезне үзе дә тәбрикләде әле.  «Аның исеме белән бәйле премия барлыкка килүгә әтиебез шат булыр иде, – диде ул.  – Без дә әтиебезнең эшен дәвам итәрлек иҗади балалар булуына сөенәбез!»

Рәмис Латыйповны чакыру - традиция

Иң кызыклы чыгыш, мөгаен,  «Татар-информ»ның татар редакциясе һәм «Интертат» электрон басмасы мөхәррире Рәмис Латыйповныкы булгандыр. Матур традиция буенча (әйе, Рәмис тә безгә ел саен килә!) яшь хәбәрчеләргә журналист хезмәтенең кызык һәм кыен яклары турында сөйләде ул. Һәм (иң мөһиме) безнең белән берничә ел дәвамында хезмәттәшлек иткән яшь хәбәрчеләребезгә Татмедиа АҖнең дипломын һәм бүләкләрен тапшырды. Татмедиа дипломына безнең актив хәбәрчеләребез  – Арча районы Наласа мәктәбеннән Әнвәр Мөхетдинов, Балтач районы Түнтәр мәктәбеннән Гөлназ Әхмәдиева, Мамадыш районы Кече Кирмән мәктәбеннән Әмир Фәрхуллин, Чаллының 41нче мәктәбеннән Зилә Гатиятуллина, Чаллының 2нче гимназиясеннән Алия Нурисламова лаек булдылар. Тәбрик итәбез, кызлар-егетләр! Барыгыз да булдыклылар сез!

Бу юлы бар да кызлар

Узган елларда Шәүкәт Галиев премиясе алучылар арасында бер йә ике егет булмый калмый иде. Быел исә бар да кызлар булып чыкты. Яңа Чишмә районы кызы Фирүзә Ибраһимова турында аерым телгә алмый мөмкин дә түгелдер – иң инициативалы хәбәрчебез ул безнең! Газета өчен кызыклы темалар уйлап таба һәм башкаларны да кузгата белә торган кызыбыз. Әзер журналист.

Башкалар да бик тә лаеклар! Казанның 2нче гимназиясе укучысы Илүзә Сабирова, Әлмәтнең Риза Фәхретдин исемендәге 1нче гимназиясе укучысы Диана Фәрхетдинова, Әгерҗе районы Кадыбаш мәктәбеннән Азалия Салихова. Кызлар, без сезгә сокланабыз, сезнең белән горурланабыз!

Хәер, иң төп премияне егет кеше алды бит әле безнең. Балалар-яшүсмерләр өчен иң кызык хикәяләр язучы даими авторыбыз Алмаз Гыймадиев Шәүкәт Галиев премиясенә лаек дип табылды. Афәрин!

Балаларны иҗатка... укытучы җәлеп итә

Дөресен әйтик, бүген татарча иҗат итүче һәр бала артында татар теле укытучысы тора. Татар теленә мәхәббәт уятучы буларакмы ул, максатчан төстә иҗатка җәлеп итүче буларакмы... Ничек кенә булса да! Безнең кичәдә дә бар иде шундый фидакарь укытучылар, китапханәчеләр. Балык Бистәсе Күгәрчен мәктәбеннән Тәнзилә ханым Закирова бүген безгә әнә ике егет – Әмир белән Камилне алып килгән. Аларның язмалары «Көмеш кыңгырау» почтасына  атна саен диярлек килеп тора.

Чаллының 41нче мәктәбеннән Гөлия ханым Вәгыйзова, Актаныш районы Пучы мәктәбеннән Гөлназ ханым Муллагалиева, Чаллының 52нче мәктәбеннән Илфания ханым Нуретдинова, Чаллының 2нче гимназиясеннән Энҗе ханым Нурисламова, Чаллының Пушкин исемендәге лицееннан Суфия ханым Мөхәмәдиева, Мөслим районы Вәрәшбаш мәктәбеннән Миләүшә  Хәсәнова... Һәм башка бик күпләр. Сез – чын мәгънәсендә татарның байлыгы!

Премияләр игълан итеп була...

Премияләр игълан итеп була, әмма аны гамәлгә кую өчен матди мөмкинлек, ягъни балалар иҗатына битараф карамаган спонсорлар кирәк. Чаллыда  менә шундый игелекле кешеләр бар. Шәүкәт Галиев премиясен гамәлгә куюда ярдәм күрсәтүчеләргә – Римма ханым  Идиятуллина, Руфия ханым Зарипова, Роза ханым Хәмидуллинага, «Шәһри Чаллы» газетасы баш мөхәррире Резидә ханым Юсуповага, безгә мондый игелекле башлангычларыбызда һәрвакыт  ярдәм итүче Рөстәм Фәттаховка һәм кичәне оештыруда зур ярдәм күрсәткән Чаллының 54нче гимназиясенә рәхмәт белдерәбез!

Кичәне бизәделәр

Җыр-биюләре белән кичәне бизәүчеләр турында телгә алмасак, язмабыз тулы булмас иде. Тантанада Чаллының 54нче гимназиясеннән Камилә Абдрахманова, Данил Шәкүров, Лилиана Шәнгәрәева, 84нче лицей-интернаттан Данил Сәйфуллин, 2нче гимназия кызлары Инзилә Абдуллина, Наилә Вәлиевалар чыгыш ясады. Афәрин, кызлар-егетләр!

Шулай итеп, без бер әдәби елга йомгак ясадык. Киләсе елга да очрашырга язсын! Әйе бит?

Ризидә Гасыймова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев