Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Китапханә – очрашу порталы

«Көмеш кыңгырау» гел юлда. Кая гына барсак та яңа танышулар, елмаюлар, сәләтле балалар көтеп тора безне.

«Көмеш кыңгырау» гел юлда. Кая гына барсак та яңа танышулар, елмаюлар, сәләтле балалар көтеп тора безне. Яңа танышларыбыз – Әмирхан Галиев һәм Мәдинә Шәрифуллина. Алар белән без Минзәлә шәһәренең  үзәк китапханәседә очраштык. Мәдинә дә, Әмирхан да бик оста шигырь сөйләүчеләр. Әмирхан бокс белән шөгыльләнә һәм шахматка йөри икән.

«Шахматчы булгач, яраткан дәресең математикадыр инде?» – дип кызыксынган идек. Чыннан да шулай икән. «Математика һәм татар теле» – диде ул.

Аңлавыгызча, без Минзәлә шәһәрендә булдык. Китапханәдә «Көмеш кыңгырау» хезмәткәрләре белән очрашу узды. Газетабызның юбилей елы бит быел.

Моннан 30 ел элек ул беренче тапкыр «Шәһри Чаллы» газетасы кушымтасы буларак дөнья күргән.  Очрашуга Минзәлә гимназиясендә белем алучы 3нче сыйныф укучылары килгән иде. Алар белән вакыт бик күңелле узды. Балаларның кайсы нинди шөгыль яратканын да белдек.

Мәсәлән, Латифә шигырьләр язу белән мавыга, татарча китаплар укый, волейболга да йөрергә җитешә икән. Нәргизә фортепианода уйный, Самира тхэквондога йөри, Розалина рәсемнәр ясарга һәм сәйләннән беләзекләр эшләргә ярата. Бигрәк уңган балалар инде, афәрин.

 Чарада шагыйрә Әлфия Ситдыйкова да катнашты. Ул балаларны «Ай йөгерә» дип аталган яңа китабы белән таныштырды. Укучылар шагыйрә апалары сөйләгән шигырьләрне бик яратып кабул иттеләр. Әллә никадәр сораулар бирделәр.

«Беренче язган шигырегез нинди иде? Шигырь кайчан языла? Яраткан җырыгыз нинди?» Кебек сорауларны яудырып кына тордылар. Әлфия апа беренче шигырен мәктәптә язган икән.

– Шушындый яз ае иде ди ул, каргалар кайткан мәл. Шигырем әнә шул каргалар турында иде, – диде.

Очрашу вакытында бергәләп уйнап та алдык: балалар газетада басылган яз турындагы кроссвордны чиштеләр.  Һәм безнең белән һәрвакыт элемтәдә булырга вәгъдә биреп калдылар.

Ай Кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев