Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Камиләнең «Президент ярышлары»

Эзмә мәктәбенең 6нчы сыйныф укучылары «Президент ярышлары» Бөтенроссия спорт бәйгесендә көч сынашып кайттылар.

Безнең Эзмә мәктәбенең 6нчы сыйныф укучылары бигрәк актив инде. Күптән түгел алар «Президент ярышлары» Бөтенроссия спорт бәйгесендә көч сынашып кайттылар. Бу чара Краснодар өлкәсендәге «Орлёнок» балалар үзәгендә узды. Кызлар һәм егетләр 4 төп һәм берничә өстәмә спорт төрендә көч сынаштылар. Моннан кала, рәхәтләнеп ял да итеп кайттылар. 83 команда арасыннан безнекеләр 43 нче урынны яулады. Бу, минемчә, бик шәп нәтиҗә!
Шушы сыйныфта укучы Камилә Әхмәтовадан интервью алдым бит әле. 

— Камилә, "Президент ярышлары"на ничек әзерләндегез?
— Бәйгенең Бөтенроссия этабына үтеп чыкканчы, без республикакүләм этапка әзерләндек. Шуңа күрә әзерлекне март аенда ук башладык. Уку вакытында дәресләр башланыр алдыннан шөгыльләнә идек. Республикаүләм этаптан җиңүче исеме белән кайткач, Татарстан данын Россияда якларга әзерләнә башладык. Җәй айларында атнага 3-5 тапкыр икешәр сәгать мәктәп спорт залында шөгыльләндек.

— Ярышларда якынча бер ай булдыгыз. Сынаулар нинди төрләрдән узды? Кыскача гына сөйләп кит әле.
— Бәйге этаплары 4 төрле иде: теоретик биремнәр, иҗади конкурс, ярышлар (1000 һәм 30 метрларга йөгерү, ераклыкка сикерү, пресс, гәүдә күтәрү, тартылу), эстафета. Классташым Булат сикерүдә, мин гәүдә күтәрүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, дипломнарга ия булдык.

— Нинди күңел ачу чаралары булды? 
— Бер ай буе ярышып кына ятмадык, рәхәтләнеп күңел дә ачтык. Лагерь программасы буенча, без диңгезгә су коенырга, музейларга, квестларга һәм башка кызыклы чараларга сәфәр кылдык. Безгә бик ошады! Краснодар өлкәсенең табигате бик матур. Зур-зур таулар, безнең өчен ят булган диңгез буйлары... Исең китәрлек!

— Камилә, белүемчә, син физик тәрбия буенча олимпиадаларда да катнашасың. Быел да катнашырга уйлыйсыңмы?
— Әйе, әлбәттә. Физик тәрбия укытучыбыз Азат Галиев җитәкчелегендә инде октябрь аеның башында әзерләнә башладык. Яңа үрләр яуларга, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә без инде әзер!

— Синең уйлавыңча, чын спортчы үзендә нинди сыйфатларны булдырырга тиеш?
— Иң беренче чиратта, синдә теләк һәм максат булырга тиеш. Барысы да үзеңнән тора, бары тик тырышырга гына кирәк. Бездәге кебек шартлар белән, бездәге кебек тренер — укытучылар белән биек үрләр яулау әллә ни кыенлык тудырмый.
Азалия МИФТАХОВА, Саба районы, Эзмә мәктәбе, 10нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев