Кайтаваз булып калам, ягъни «Сәләт-Саба»да үткәргән 18 көнем
Азалия Мифтахова язмасы.
Ямьле җәйне «Сәләт» яшьләр үзәге оештырган форум һәм аланнарда үткәрмәгән активистлар юктыр, минемчә. Үзем дә инде 2021 нче елдан бирле шушы сихри мохиткә кайтам. 3нче елымны «Сәләт — Саба» аланына кайтырга карар кылдым һәм бер дә үкенмәдем. Шул ук гаилә мохите, шул ук ягымлы абый-апалар, шул ук актив сәлкешләр...
27 нче июнь көнне башланып китте сменабыз. Базабыз урнашкан Иске Икшермә авылы инде икенче йортыбызга әйләнеп бетте дисәм дә ялгышмамын. Килүгә үк таныш йөзләр күргәч, күңелгә рәхәт булып китте. Әле беренче тапкыр гына очраганнары да бар иде, моңа карамастан, алары белән дә шул мизгелдә үк уртак тел табуга ирештек!
Көн артыннан көн үтә барды... Уку-укыту программасы үз эшен башлап җибәрде. Аланыбыз юнәлеше – татарча дизайн. Нинди генә остаханәләр һәм дәресләр юк иде! Методистыбыз Диләрә апа республикабызның иң текә остазларын җыеп бетергән диярсең! Экодизайн, рәсем ясау, фото һәм видео нигезләре, әвәләү, проектлаштыру, кием дизайны, чигү, график дизайн... Күңелеңә кайсы хуш килә – шунысын сайла да ал! Үзем исә экодизайн дәресенә керергә булдым. Остазыбыз Рәсүл абый белән смена дәвамында экошәһәрчек булдырдык һәм аны Сәләт Биләр Форумда башка аланнарга тәкьдим иттек. Башка дәрес һәм остаханәләрдә дә эш гөрләп барды: смена ахырында искиткеч фотосурәтләр, рәсемнәр, чигү эшләнмәләре инде балкып тора иде.
Уку-укыту программасы белән беррәттән, сменабыз ачылышына һәм аланыбызны Биләр җирендә тәкъдим итүгә әзерлек эшләре башланды. Ачылыш тантанасына вальс һәм татар халык биюе әзерләдек. Районыбыз башлыгы һәм калган мөхтәрәм кунакларыбыз каршында аларны тәкъдим итү икеләтә дулкынландыргыч булды. Шулай ук мин ачылыш тантанасын алып баручы ролен дә үтәдем! Бик җаваплы һәм кызыклы вазифаны миңа ышанып тапшырганнары өчен апаларга рәхмәт!
Аланнарны тәкъдим итү кичәсенә презентация һәм бию әзерләргә кирәк иде. Хореографыбыз Зәлия апа, кызу көннәр булуына карамастан, армый-талмый көннәр буе безгә искиткеч бию куйды. Биләр җирендә нинди генә рәсемнәргә таралмадык, нинди генә «поддержка»лар күрсәтмәдек, нинди генә хәрәкәтләр эшләмәдек! Тик иң мөһиме – чын күңелдән ләззәт алдык! Аланыбыз җыры исә башка елгыларыннан оригиналь көйгә язылуы белән аерылып тора иде. Иң мәгънәле, башка аланнарныкыннан үзенең сихрилеге һәм җылылыгы белән аерылып торучы җырны исә Фәнзил һәм Әндүз абыйларыбыз дөньяга тудырды.
Әйдаманнар командасы да искиткеч булды! Абый-апалар барысы да һәрвакыт ярдәмгә килергә, булмаган кәефеңне күтәрергә, җылы сүзе белән күңелеңне күрергә әзер тора иде. Өлкән әйдаман Алия апаның да монда кергән хезмәте зур.
Смена дәвамында нинди генә кызыклы кичке чаралар үткәрелмәде! Туй, «МetГаләм» мода кичәсе, dance battle, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены, «Мультик» кичәсе һәм башкалар...
Сәләт Биләр Форумда спорт уеннарында егетләребез сынатмады: волейбол һәм өстәл теннисында – 1 нче, стритбол уенында 2 нче урынны яуладылар. «Сәләт — Саба» тарихында беренче тапкыр аланыбыз «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенының финалына чыкты һәм 3 нче урынга ия булды. Команда составында мин дә бар идем. «Тотрыклы үсеш максатлары» уенында да аланыбыз командасы 2 нче урынны яулады. Искиткеч күрсәткечләр, шулай бит? Тик презентация, бию, җыр, хор буенча гына гран-прига ия була алмадык... Кызганыч, әлбәттә. Бу урында оештыру комитетына бер үтенечем бар: аланнарны тәкъдим итү кичәсендә һәр аланның чыгышыннан соң жюри тарафыннан бәя бирелеп барса, һәркем үзенә урында ук нәтиҗә ясар иде. Җибәрелгән хаталар төзәтелер иде, ел саен бер үк аланнар барлык номинацияләрне үзләренә җыймаслар иде, минемчә.
Алан өчен янып-көеп торучы искиткеч директорыбыз Ретина апага да рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә! Инде 5 нче җәен «Сәләт — Саба»га багышлый ул. Аның сыман башҗитәкләр бик сирәк: үзе акыллы, үзе тырыш, үзе башкарган эшен балалар файдасына эшли. Күңел вә йөрәк директоры булып мәңге хәтерләребезгә кереп калыр ул!
14 нче июль... Сменаның ябылу тантанасы. Мин – сары галстук иясе... Аны исә алан тормышында актив катнашкан сәлкешләргә һәм әйдаманнарга тапшыралар. Йөземдә шатлык, күңелдә бушлык... Әле генә башланган смена ахырына якынлашты... Күз ачып йомганчы үтеп китте бит... Һәр мизгелне тоеп, дус кызларым белән елаганын елап, көлгәнен көлеп үткәрдек сменаны! Иң легендар һәм сәлкеш елларымның иң истә калганы бу ел булгандыр, мөгаен. Рәхмәт, Сәләт, мөмкинлекләр өчен!
Азалия МИФТАХОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев