Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Илназ Харисов: «Ни теләсәң – шуңа ирешәсең!»

Яңа 50нче саныбыз дөнья күрде. Беренче биттә - яшь җырчы Илназ Харисов.

Җырчының иң зур хыялы нинди? Татарстан турында сүз алып барабыз икән, мөгаен, «Үзгәреш җиле» проектында катнашудыр. Чаллы егете Илназ Харисов, әле 6нчы сыйныфта гына укуына карамастан, моңа инде иреште. Елның иң зур уңышын атарга кирәк булганда ул һич икеләнми «Үзгәреш җиле» дип әйтергә мөмкин.

Яңа ел алдыннан, шушы могҗизалы, ап-ак карлы көннәрнең берсендә без Илназ белән узган елга нәтиҗә ясадык. 

Илназ Харисов Чаллының 29нчы гимназиясендә 6нчы сыйныфта укый. Һәм мәктәптә яхшы билгеләргә генә уку өстенә Салих Сәйдәшев исемендәге 6нчы сәнгать мәктәбенең баян һәм вокал бүлекләрендә дә белем ала. Нәфис сүз остасы да әле ул, җыр буенча бик күп конкурслар лауреаты да. Яңа елны аеруча зур уңышлар белән каршылый Илназ – ул «Шаян ТВ»  үткәргән «Сәйлән» телефестивалендә җиңү яулады һәм фестиваль финалисты буларак Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узган «Үзгәреш җиле» IV татар җыры фестивалендә чыгыш ясады.

– Илназ, ничек соң? – дип кызыксындык без. – Үзгәреш җилендә катнашу синдә нинди тәэсирләр уятты? Каушадыңмы?  

– Каушадым, әлбәттә. Һәр чыгыш алдыннан дулкынланам мин. Аннары, барысы да яхшы булыр дип, аллага тапшырып җырлый башлыйм.

– Бу –  зур сәхнәдә минем әле беренче генә чыгыш ясавың идеме?

– Юк, әмма опера театрында беренче генә мәртәбә җырладым.

– Сине «Үзгәреш җиленә» «Сәйлән» фестивале җиңүчесе буларак сайлап алдылармы?

– «Сәйлән»нең 8 финалисты арасында кастинг үткәрделәр. Һәм Үзгәреш җилен» минем «Әссәламәгаләйкум» җыры белән башлап җибәрергә булдылар.

– Синең белән бер матур кыз да бар иде бит әле анда?

– Әйе, шулай ук «Сәйлән» финалисты Әминә Мортазина. Аңа минем җырны өйрәнергә туры килде инде. «Үзгәреш җиле»ндә без трио белән чыгыш ясадык – мин, Әминә һәм Айдар Сөләйманов.

– Әгәр дә сиңа татар эстрадасы җырчыларының теләсәң кайсы белән дуэт башкарырга мөмкинлек бирсәләр, кем булыр иде ул?

– Илсөя Бәдретдинова. Мин аның белән «Карандашым-китабым» җырын җырлар идем.

– Без синең уен коралларында оста уйнаганыңны да беләбез. Кайсыларын үзләштереп өлгердең?

– Баянда 6 яшьтән уйныйм, бүгенге көндә фортепианоны үзләштерәм. Ә киләчәктә саксофонда уйнарга өйрәнәсем килә.

– Яңа елда нинди могжизалар көтәсең?

– Могҗиза ук көтмим. Кыш Бабай саксофон алып килсә, шәп булыр иде дип уйлыйм (көлә).

Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев