Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Иҗат уты кай­чан ка­бын­ды?

2021 елның беренче саны дөнья күрде! Беренче биттә - Лиана Габбасованың "Көмеш кыңгырау" һәм журналистика белән танышу тарихы. Ә сезнең "Көмеш кыңгырау" газетасы белән танышуыгыз ничек булды? Языгыз безгә шул турыда.

«Кө­меш кың­гы­рау» га­зе­та­сы­на 25 ел! Га­зе­та­ның рәс­ми сай­тын­да бу юл­лар­ны укы­гач, иң бе­рен­че күз ал­ды­ма «Кө­меш кың­гы­рау»­ның бе­рен­че би­тен­дә ми­нем фо­то чык­кан сан ки­леп бас­ты.

Ул ча­гын­да мин икен­че сый­ныф­та укый идем. Ра­йо­ны­быз­да үт­кә­рел­гән «Кө­меш ка­ләм» фес­ти­ва­ле­нә га­зе­та­ның баш ре­дак­то­ры Фа­кил абый Са­фин кил­гән иде. Әле дә исем­дә – ул ми­ңа зур өмет­ләр баг­ла­ды. Бу кү­ңе­ле ту­лы хы­ял­лар бул­ган нә­ни кыз­чык өчен зур го­рур­лык иде! Шун­нан янып кит­те дә ин­де «Кө­меш кың­гы­рау» га­зе­та­сы­на һәм жур­на­лис­ти­ка­га ка­ра­та мә­хәб­бәт уты!
Ми­нем бү­ген их­лас­тан «Кө­меш кың­гы­рау» га­зе­та­сы хез­мәт­кәр­лә­ре­нә зур рәх­мәт әй­тә­сем ки­лә! Сез без­не – ба­ла­лар­ны, яшүс­мер­ләр­не жур­на­лис­ти­ка­га җә­леп итү­дә, чын­нан да, зур хез­мәт ку­я­сыз бит. Жур­на­лис­ти­ка­га гы­на тү­гел, го­му­мән, иҗат­ка – ба­ла­лар яз­ган әки­ят­ләр, хи­кә­я­ләр, ши­гырь­ләр сан са­ен ба­сы­лып ки­лә. Бер ге­нә яз­ма­ны да игъ­ти­бар­сыз кал­дыр­мый­сыз. Ки­рәк икән – элем­тә­гә ке­рә­сез, кү­ңел­не кү­тә­рер­лек мак­тау сүз­лә­ре әй­тә­сез.

Мин сез­гә са­быр­лык һәм эше­гез­дә зур­дан-зур уңыш­лар те­лим! Һәм «Кө­меш кың­гы­рау»­ның дус­ла­ры та­гын да ар­ту­ын те­лим!

Ли­а­на Габ­ба­со­ва, Әгер­җе ра­йо­ны, Ка­ды­баш мәк­тә­бе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев